Казаннан «Агроволга» күргәзмәсенә кадәр түләүсез автобуслар җибәрәләр

2021 елның 30 июне, чәршәмбе

 

1 июльдән 3 июльгә кадәр булачак  «АГРОВОЛГА 2021» халыкара агросәнәгать күргәзмәсенә кадәр Казаннан түләүсез автобуслар   йөриячәк. Күргәзмә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә узачак.

Автобусны Җиңү Проспекты метро тукталышыннан (Дан скверы ягыннан)    түбәндәге  сәгатьләрдә җибәрү  планлаштырыла:

8:00 9:00 10:00 11:00 12:00 13:00 14:00 15:00.

 Казанга кайту  өчен автобуслар түбәндәге  сәгатьләрдә булачак:

9:00 10:00 11:00 12:00 13:00 14:00 15:00 16:00 17:00 18:00. 

 «Kazan Expo» халыкара күргәзмә  үзәгенә  Казан халыкара аэропортыннан   җәяүлеләр өчен ябык кичү буйлап  барып җитәргә мөмкин.

Моннан тыш, җәмәгать транспортында, аэроэкспресста һәм шәхси автомобильдә дә  тиешле  урынга  килеп җитәргә  мөмкин.

Программа белән тулырак итеп сайтта танышырга мөмкин:  agrovolga.org .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International