Рөстәм Миңнеханов «Агроволга – 2021» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе экспонентлары белән танышты

2021 елның 2 июле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Агроволга – 2021» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә катнашучы компанияләр стендларында һәм экспозицияләрендә булды.

"Агроволга-2021" - ачык һавадагы агросәнәгать күргәзмәсен һәм заманча экспоүзәк мәйданчыкларында эшлекле форумны үз эченә алган комплекслы чара. Өч көнлек программада - авыл хуҗалыгының казанышларын һәм яңа технологияләрен күрсәтү, тармак бизнес-бурычларын билгеләү һәм хәл итү өчен тәҗрибә һәм форматлар алмашу.

 Күргәзмә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә (2021 елның 1 - 3 июле) ачылды. Анда Россиянең 30 төбәгеннән 304 оешма катнаша. Күргәзмә экспозициясе агросәнәгать комплексының төп юнәлешләре буенча блокларга бүленгән. Аерым алганда, үсемлекчелек, терлекчелек, эшкәртү, ветеринария, орлыкчылык, авыл хуҗалыгы техникасы һәм комплектлау әйберләре белән шөгыльләнүче компанияләрнең эшләнмәләре тәкъдим ителде.

 Биредә 57 җитештерүче  һәм тәэмин итүче 340 берәмлек техника тәкъдим итә,   беренче тапкыр    «Трактор-шоу» төбәк ярышы узачак, анда Татарстан  Республикасының барлык районнарыннан механизаторлар иң яхшы  тракторчы исемен алу  өчен  ярышачаклар.  Терлекчелек блогын 38 хуҗалык  һәм 14 район күрсәтә. Аның  мәйданчыгында республиканың 12 районыннан 93 савым сыеры нәселле терлек конкурсында катнаша.

Күргәзмәдә Рөстәм Миңнеханов һәм аның  белән йөрүче  затлар «Август» компаниясе стендын  карадылар, ул – үсемлекләрне химик яклау  чараларын    эшләү, җитештерү һәм аларны куллануны мәгълүмати-технологик тәэмин итү буенча Россиянең иң эре компаниясе. 

Аннары ул аммиаклы ашламалар  һәм селитра җитештерүче «Аммоний» заводы, ФосАгро (фосфорлы ашламалар ашламалар җитештерүче) экспозицияләрен, Эфко компанияләре төркеме стендын карады,  «Татспиртпром» АҖенең заманча продукциясе белән, шул исәптән экспортка җитештерелә торган продукция белән танышты.

Аннары Рөстәм Миңнеханов күргәзмәдә катнашучы компанияләрнең  авыл хуҗалыгы техникасы үрнәкләрен карады, шул исәптән МТЗ компаниясе (Беларусь Республикасы тракторларын җитештерүче һәм сатучы) стендын.

 

 Моннан тыш, быел күргәзмәдә кече хуҗалыклар  блогы вәкилләре катнаша, үзмәшгульләр стендлары бар – алар үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим итәләр.

Күргәзмә кунаклары шулай ук бүген «Агроволга - 2021» кысаларында сыерлар арасында оештырылган матурлык конкурсында да булдылар. Нәселле терлек конкурсы - әлеге күргәзмәнең яңалыгы, конкурста халыкара дәрәҗәдә аккредитацияләнгән судья голштин токымлы 90нан артык сыер һәм таналар арасыннан иң яхшысын билгеләячәк.

 «Үсемлекчелек» блогында Рөстәм Миңнеханов орлык селекциясе белән шөгыльләнүче махсуслаштырылган компанияләр продукциясе һәм хезмәтләре белән танышты. Аңа шулай ук Казан дәүләт аграр университетының агроэкологик тикшеренүләр үзәге (ЦАИ) эшчәнлеге турында сөйләделәр (туфрак торышын мониторинглау, продукциянең биохимия составын һәм сыйфатын бәяләү, фитопатогеннарны, корткычларны һәм чүп үләннәрен диагностикалау). Шунда ук Татарстан Президенты АгроНТИ конкурсының (авыл мәктәпләре һәм кече шәһәрләр укучылары өчен Бөтенроссия конкурсы) төбәк этабында җиңүчеләр белән истәлеккә фотога төште. 

 Белешмә өчен:

Татарстан - илнең авыл хуҗалыгы җитештерүендә лидерларның берсе. 2020 елда 263 млрд. сумлык продукция җитештерелгән. Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүенең тулаем продукциясе күләме буенча лидер-төбәкләр бишлегенә керә һәм Идел буе федераль округында 1 нче урында тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International