Татарстанга 413 берәмлек Росагролизинг техникасы кайтарылды

2021 елның 2 июле, җомга

Бу хакта «Росагролизинг» АҖ генераль директорының беренче урынбасары Александр Сучков «АГРОВОЛГА 2021» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында хәбәр итте.

"2021 елда  җибәрелгән продукциянең 40%ы Идел буе федераль округы төбәкләренә    туры килә. Татарстан Республикасы Идел буе федераль округы субъектлары арасында 1 нче урында тора. Республика хуҗалыкларына быел 2,2 млрд. сумлык 413 берәмлек техника кайтарылган инде", - дип билгеләп үтте Александр Сучков чараны ачу тантанасы кысаларында.

Күргәзмә кысаларында компания «Автодор - Моторс» ҖЧҖ, «Кун Восток» ҖЧҖ һәм «МТЗ-Татарстан»ҖЧҖ белән берничә килешү төзеде. 

 Росагролизинг клиенты булу яки лизингка техника сатып алу шартлары турында белү өчен агросәнәгать лизинг компаниясе белгечләре «Росагролизинг» АҖ өстенлекле зонасы павильонында («Казан Экспо» халыкара  күргәзмә  үзәгенең  2 павильоныннан чыкканда эчке ишегалды) һәм Росагролизингның мобиль офисында   барлык кызыксынган затларга консультацияләр бирә.

 Бүген 11.30 сәгатьтә “Росагролизинг” АҖ - АПКны модернизацияләүнең төп инструменты” темасы  буенча  конференция уза һәм 13.05 сәгатьтә компаниянең дилер-агентлары белән очрашу була. Күргәзмәдә катнашучылар Росагролизинг экспертларына үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә  алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International