«Агроволга – 2021» күргәзмәсе кысаларында Рөстәм Миңнеханов Татарстан кулланучылар оешмалары бүлекчәләренә автолавкалар ачкычлары тапшырды

2021 елның 2 июле, җомга

Бүген  «Агроволга – 2021» агросәнәгать күргәзмәсенә Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  килде. Чара  «Казань Экспо»  халыкара  күргәзмә үзәге территориясендә (Зур Кабан) уза.  

Рөстәм Миңнеханов белән  Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Кулланучылар берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов  йөри.

Күргәзмә башланганчы Татарстан Президенты   Татарстан кулланучылар  оешмалары  берлеге   бүлекчәләренә автолавкалардан  ачкычлар  тапшырды.

Ул, мондый хезмәт күрсәтү – кибетләре булмаган, район үзәкләреннән  ерак торучы авыл  халкына  көндәлек товарлар  китереп сату  өчен кирәк, дип ассызыклады.    Шуңа күрә сәүдә эшчәнлегенә аерым игътибар бирелә, шулай ук Татарстан кулланучылар  оешмалары  берлегенең  матди-техник базасын ныгыту өчен чаралар күрелә, диде  ул.

 “Бу юнәлешләрнең киләчәге  зур һәм аларга ярдәм итәргә кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Кулланучылар кооперациясе системасында эшләүчеләргә  аларның хезмәтләре  өчен рәхмәт белдерәм”. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, кулланучылар кооперациясе дәүләт дәрәҗәсендә, шулай ук муниципаль районнар башлыкларыннан  ярдәм  алырга  тиеш. «Хәзерге шартларда башлыклар ярдәменнән башка бу система эшли алмый, - диде ул. - Әлеге система безнең өчен бик мөһим". – Эшкуар керем һәм перспектива булган урыннарда гына хезмәт күрсәтәчәк. Ә аз кешеле торак пунктлар, ерак районнар - алар кулланучылар кооперациясе периметрында кала. Без системаның ничек эшләвен беләбез, шуңа күрә республика Хөкүмәте кулланучылар кооперациясе системасына ярдәм итә».

«Бүген без 18 автолавкадан ачкычлар тапшырабыз, һәм бу көндәлек  кирәк   кирәк  товарларны кибетләре  булмаган яисә андый  товарлар  сатылмый  торган  торак пунктларга   китерү мөмкинлеген бирә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

 Татарстан Президенты шулай ук барысын  да якынлашып килүче бәйрәм – Кооператор көне (Халыкара кооперация көне - 03.07.21) белән котлады. Ул шулай ук, бу ел – үзенчәлекле, чөнки 2021 елда Татарстан кулланучылар  оешмалары  берлегенең 105 еллыгы билгеләп үтелә, дип, искә төшерде.

“Бу ел үзенчәлекле - кулланучылар кооперациясе системасына 105 ел, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Безгә кадәр салынган нигезләрне  саклап калырга кирәк. Һәм бүген мин барыгызга да уңышлы эшләр телим”.

Шуны да  искәртәбез: автолавкалар республиканың ерак районнарында яшәүче авыл халкына хезмәт күрсәтүне оештыру өчен билгеләнгән. Бүгенге көндә Татарстанда яшәүчеләрнең чиреге диярлек (23%) авыл җирендә яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International