Казанда авыл хуҗалыгы иминлеге өчен иң мөһим мәсьәләләр буенча фикер алыштылар

2021 елның 1 июле, пәнҗешәмбе

Бүген «АГРОВОЛГА 2021» күргәзмәсе кысаларында «Азык-төлек иминлеге өчен глобаль мәсьәләләр: хәтәрлекләр һәм мөмкинлекләр» халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды.

Конференцияне оештыручылар - Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Фәннәр академиясе, FAO/БМОның азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе һәм Казан дәүләт аграр университеты.

Чара Россия, Италия, Төркия, Нидерланд, Финляндия, Кытай, Бразилия, Германия, һәм БДБ илләре югары уку йортлары һәм фәнни-тикшеренү институтлары ярдәмендә үткәрелә. Россия һәм Татарстанның алдынгы компанияләре һәм аграр бизнес вәкилләре зур ярдәм күрсәтте.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Терлекчелекне механикалаштыру буенча бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты директоры, РФА академигы Юрий Иванов катнашты.

Конференцияне Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев ачты.

 "2020 елның 25 декабрендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин 2021 елда Россиядә фән һәм технологияләр елын үткәрү турындагы Указга кул куйды. Фән беренче тапкыр төп милли өстенлекләр рангына чыкты. Технологияләрдә, икътисадта алга китеш һәм социаль алгарышка ирешү бары тик фәнгә ихтыяҗ зур булганда гына мөмкин» ,- диде ул.

Катнашучыларны сәламләп, Марат Җәббаров чыгыш  ясады.

  «Конференция бөтен Россия өчен һәм бигрәк  тә Татарстан өчен бик мөһим булган   «АГРОВОЛГА-2021» чаралары кысаларында уза. Бу - 48 гектарда  тәҗрибә кырлары белән күргәзмәләр, биредә   Россиянең  30 төбәгеннән һәм башка илләрдән 300дән артык оешма, 10 меңнән артык белгеч һәм агросәнәгать тармагы җитәкчеләре катнаша. Күргәзмәдә Россия аграрийлары җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләрнең иң яхшы тәкъдимнәре һәм яңалыклары белән таныша алачак, шунысы  мөһим – болар  төрле юнәлешләрдә», - диде ул.

 Ләйлә Фазлыева үз чыгышында фән үсешендә, бигрәк тә COVID-19 шартларында, дисциплинара якын килү зарурлыгына басым ясады. Чыгыш ахырында ул яшьләрнең фәнни агротехнологик отрядларын булдыру идеясен тәкъдим итте.

Ә РФА академигы Юрий Иванов югары  уку йортлары  базасында аграр фәнне үстерүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

 Пленар чыгышлар барышында глобаль һәм төбәк дәрәҗәсендә азык-төлек иминлегенең актуаль проблемалары турында сүз барды. Мәсәлән, ФАОның  үсемлекчелек һәм үсемлекләрне яклау буенча эксперты, Римнан профессор Хафиз Муминджанов нотыгында  ачлыкны җиңү һәм сәламәт туклануга керү буенча ФАО инициативаларына аерым игътибар бирелде. Аның идеяләрен Россия Федерациясе белән элемтә өчен ФАО бүлеге директоры Олег Кобяков дәвам итте, ул Россиянең глобаль азык-төлек иминлеген тәэмин итүдә тоткан роле турында сөйләде.

“Авыл хуҗалыгы куәтеннән алга таба файдалану экологик иминлекне һәм икътисадый нәтиҗәлелекне тәэмин итә торган төрле агробиотехнологияләрне киң масштаблы гамәлгә кертүгә һәм куллануга нигезләнәчәк”, - дип билгеләп үтте үз нотыгында “Иннопрактика” компаниясенең агро һәм биотехнологияләрне үстерү директоры Владимир Авдеенко.

Авыл хуҗалыгында экология темасын үз чыгышында «Игенчелекне саклауда илкүләм  хәрәкәт» НП Президенты Людмила Орлова дәвам итте.  

 Аннары    «Технологик трансфер үзәге»  фәнни-тикшеренү институтының югары  икътисад мәктәбе (ВШЭ) проекты җитәкчесе Сергей Косогор    климат хәтәрлекләре  һәм углерод проектларының потенциалы турында сөйләде.

Казан дәүләт аграр университетының гомуми игенчелек, үсемлекләрне яклау һәм селекция кафедрасы мөдире, Татарстан  Республикасы  Фәннәр академиясенең әгъза-корр.,  профессор Радик Сафин, кеше  сәламәтлеге аның  ни белән туклануына бәйле  булуын  раслап,  «Туфрак сәламәтлеге һәм тотрыклы игенчелек» темасына чыгыш ясады.

 Пленар утырыш ахырында Айрат Вәлиев барлык, спикерларны һәм катнашучыларны панель сессияләргә, конференцияләргә, экспозицияләргә, университет партнерларының тәҗрибә-демонстрацион мәйданчыкларына чакырып, аларга рәхмәт белдерде.

Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исегезгә төшерә, конференция Zoom һәм YouTube мәйданчыкларында турыдан-туры һәм онлайн катнашу режимында уза. Конференция программасы белән тулырак итеп күргәзмә сайтында танышырга мөмкин: https://www.agrovolga.org/programma/delovaya-programma/ .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International