ЯҢАЛЫКЛАР


22
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Буа муниципаль районында заманча игенчелек мәсьәләләре һәм мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. “Кыят” ААҖ инновацион мәйданчыгы базасында фәнни-җитештерү семинар-киңәшмә узды.

Республикада бөртекле культураларны урып-җыю эшләре бара. Параллель рәвештә «Комбайн-2021» операциясе уза, аның барышында Дәүләт техник күзәтчелеге хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе  район инспекторларының  ашлык җыю техникасын үзара тикшерү буенча рейдлары үткәрелә.

Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район инспекторлары Татарстан Республикасы агрокомплекслары һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре буенча уртак рейдлар уздыралар.

Яфрак-азык әзерләү өчен хәзер иң кулай вакыт. Районның күп кенә оешмалары һәм учреждениеләре хезмәткәрләре терлекчелек тармагына ярдәм итү өчен актив рәвештә терлек азыгы һәм үләннәр әзерли башладылар.


21
июль, 2021 ел
чәршәмбе

Тәтеш районы агрофирмалары терлекләр санын   югары савымлы токымнар белән арттыралар.

23 июльдә “Минем субсидияләр” мәгълүмат сервисыннан  файдалану  буенча  “Сорау-Җавап” режимында вебинарлар  узачак.   


19
июль, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Питрәч муниципаль районында булды. Сәфәр барышында ул 5 бәхетле гаиләгә яңа торак ачкычлары тапшырды. Колай авылында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча биш шәхси торак йорт төзелгән. Төзелеш бәясе 13 миллион сумнан артып китә.

АГРОКӨЧтә  бөртекле культураларны урып-җыю кампаниясе бар куәткә  эшли.   Урып-җыю эшләренә 9 июльдә керештеләр,  ә  план буенча аның  дәвамлылыгы 37 көннән артмаска тиеш. Холдингта билгеләп үтелгәнчә, хәзерге вакытта төп тенденция – һава шартлары, ул бүген корылык сәбәпле Татарстанда кертелгән гадәттән тыш хәл режимы белән характерлана. Шуңа да карамастан, барлык эшләр дә билгеләнгән срокларда башкарыла.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем сезне мөселман дөньясының иң күркәм бәйрәмнәренең берсе - изге Корбан  гаете  белән ихластан котлыйм! 


16
июль, 2021 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чирмешән һәм Нурлат муниципаль районнарында булды. Аның   белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та  йөрде. Чирмешән районына сәфәр  кысаларында алар урып-җыю кампаниясенең барышы белән таныштылар һәм яңа “Био Агро” эретмә комплексында булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International