Татарстанның иң яхшы 235 комбайнчысы акчалата бүләкләр алдылар

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

Августта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан «Иң яхшы комбайнчы-2021» республика конкурсы игълан ителгән иде.  Ярыш комбайнчы һөнәренең абруен күтәрү һәм популярлаштыру, уңышны оператив һәм сыйфатлы җыеп алу, шулай ук Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасы паркын нәтиҗәле куллану максатларында ел саен үткәрелә.

Быел Министрлыкның конкурс комиссиясе иң күп суктырылган ашлык күләме  һәм иң күп чаптырылган мәйдан  күрсәткечләре буенча республика һәм район дәрәҗәсендә 235 җиңүчене билгеләде. Механизаторлар, комбайн  классыннан һәм суктырылган ашлык  күләменнән чыгып,   50 мең, 40 мең яки 20 мең сум акча алалар.

Уздырыла торган ярышларның объективлыгы өчен техника куәтләре буенча төркемнәргә бүленгән иде. Барлыгы 4 төркем. Беренчесенә - 140тан 230 ат көченә кадәрге, икенчесенә – 230дан 290 ат көченә кадәрге, өченчесенә – 300дән 326 ат көченә кадәрге, дүртенчесенә   351дән 530 ат көченә кадәрге техника кертелде.   Үзйөрешле чапкычлар төркемендә - МакДон, Челенджер, Джон Дир, Нью Холланд, Массей Фергюсон, ЕС-1, КСУ-1, CS-200.

Республиканың иң яхшы комбайнчыларын ачыклау өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан даими мониторинг алып барылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International