Марат Җәббаров Татарстан территориясендә АЧС таралуны булдырмау буенча республика штабы утырышын уздырды

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында республика территориясендә дуңгызларда африка чумасы таралуны  булдырмау буенча республика штабы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров үткәрде.

Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, «Россия  авыл  хуҗалыгы  күзәтчелеге»  («Россельхознадзор») идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев катнашты. Чарага видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль районнары да кушылды.

 Бүген республикада шәхси ярдәмче хуҗалыкларда - 23 меңгә якын дуңгыз, дуңгызчылык предприятиеләрендә 411 меңнән артык дуңгыз тотыла.

“Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда дуңгызларны тотканда, аларның  урамда ирекле йөрүләрен туктатырга, аларны ябык бинада тотарга, бинаны санитария  ягыннан   һәм кимерүчеләрдән   эшкәртергә кирәк. Бу кагыйдәләр дуңгызларга гына түгел, кош-корт тотуга да кагыла. Иминиятләштерү турында берничә тапкыр сөйләштек инде. Предприятиегә федераль ярдәм   ул иминләштерелгән очракта гына күрсәтеләчәк”, - дип хәбәр итте Марат Җәббаров.

 Инфекциянең таралуын булдырмау өчен Ветеринария хезмәте тарафыннан барлык оештыру-хуҗалык һәм ветеринария-санитария чаралары үткәрелде. Хәзерге вакытта республикада гадәттән тыш хәлләр буенча барлык чикләүләр бетерелде.

“Африка дуңгызлар чумасына бәйле авыр вәзгыятьне булдырмас өчен  без «Меркурий»  системасына  килә  торган продукцияне мониторинглыйбыз,  шулай ук республика территориясенә башка төбәкләрдән керә торган   дуңгызчылык продукциясеннән пробалар алабыз. Ел башыннан алып дуңгызчылык продукциясеннән  9038 проба алып  тикшерелде”, - дип билгеләп үтте Алмаз Хисаметдинов.

Инфекцияле продукция кеше өчен куркыныч түгел, чөнки кешеләр африка дуңгыз чумасы белән авырмый. Әмма ул дуңгызлар өчен бик куркыныч.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International