Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты һәм «Альпина Паблишер» федераль нәшрияты балалар өчен «Обними меня» исемле китап чыгарды. Китапның тиражы - 3500 данә.
«Балалар брендының упаковкаларында булган Обнимама һәм Обнимашка филләре турында балаларның хәзер тагын да күбрәк белү мөмкинлеге барлыкка килде, моңа «Альпина Паблишер» нәшриятының балалар әдәбияты бүлеге белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә ирешелде, без сабыйларны тәмле балалар продукциясе белән генә түгел, рухи азык белән дә сөендерә алдык», – дип билгеләп үтте «Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» АҖ генераль директоры Ауфар Галиев.