Казанда мелиораторлар оештырган авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе

2021 елның 23 октябрендә Татарстан Республикасы башкаласы базарларында гадәттәге  авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Төп ярминкә мәйданчыгында – Казан агросәнәгать паркында Татарстан мелиораторлары Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы белән берлектә тагын  бер   ярминкә оештырдылар. Бу  чарада  Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та булды, китерелгән товарларның ассортименты һәм бәяләре белән танышты, сатып алучылар һәм сатучылар белән аралашты. Аның белән бергә  «Татмелиорация» траст компаниясе»  ААҖ генераль директоры Рөстәм Сөнгатуллин һәм  «Татмелиоводхоз»   идарәсе ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин  йөрделәр.

Сугару системасы предприятиеләре ел саен мондый ярминкәләр оештыруда катнашалар, алар сугарулы җирләрдә үстерелгән продукция һәм җирле акваториядән балыклар  алып  киләләр. 

Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә шәһәр халкының элеккечә  үк  ихтыяҗы зур һәм хәзер аларның актуальлеге арта бара. Шунысы куанычлы, агымдагы елның җәендә көчле корылыкка карамастан, республиканың сугарулы җирләрендә мелиорация ярдәме белән мул  уңыш алынды.

 Мелиораторлар тарафыннан концерт-күңел ачу программасы да оештырылган иде. Аз керемлеләр һәм пенсионерлар өчен хәйрия ашлары тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International