Бакчадагы җиләк-җимеш агачларын көзге кисү: үсемлекләргә зыян китермичә аны ничек дөрес башкарырга

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе

Бакчада җиләк-җимеш агачларын һәм куакларын кисәр вакыт җитте. Кайбер үсемлекләрне кышкы сынауларга дөрес әзерләргә кирәк, икенчеләре вегетация чорында стихиядән зыян күрергә өлгергән һәм аларга ашыгыч рәвештә белгеч катнашуы таләп ителә. Көзен агачларны ничек дөрес итеп кисәргә кирәклеге  турында «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге»  ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина сөйли.

Көзен агачларны  яфраклары  коелып беткәч кисәргә  кирәк, ул чакта агачлардан сүл бүленеп чыгу  тукталган  була һәм агачлар өчен   тынычлык чоры  башлана.   Процессны салкыннар башланганчы тәмамларга кирәк.

 Бер кисүдә  берьюлы бик күп зур ботакларны кисәргә ярамый. Бу агачны шактый зәгыйфьләндерергә һәм хәтта авыру китереп чыгарырга яки киләчәктә бөтенләй үсүдән туктауга китерергә мөмкин. Авыру билгеләре  булган, сынган яки корыган  ботаклар  беренче чиратта киселә. 

Зур ботаклар киселгәч, киселгән урыннарны, һичшиксез, майлы  буяулар  яки  кисек урыннарны  төзәтә торган  башка чаралар  белән   буяп куярга  кирәк.  

Агач-куакларны кискәндә  һәрвакыт үткен һәм сыйфатлы инструмент  кулланырга тырышыгыз,  чөнки үтмәс  инструмент аларга озак төзәлә торган яралар ясарга  мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International