«АГРОВОЛГА-2022» халыкара агросәнәгать комплексы күргәзмәсе

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

2022 елның 6-8 июлендә Казанда Россия авыл хуҗалыгы өчен уникаль вакыйга – «АГРОВОЛГА-2022» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе узачак. «АГРОВОЛГА»  бер мәйданчыкта  «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге территориясендәге  киң күләмле экспозицияне һәм эшлекле форумны, шулай ук якындагы 48 гектар мәйданда тәҗрибә-демонстрация   кырларын  берләштерәчәк. Күргәзмәдә 400дән артык оешма катнашыр дип көтелә, ә бирегә  бөтен Россиядән 15 меңнән артык агросәнәгать тармагы белгечләре һәм җитәкчеләре киләчәк.

 Павильондагы киң экспозиция кысаларында, асфальтланган  ачык мәйданчыкта һәм кыр форматында компанияләр АПКның төрле өлкәләрендә үзләренең яңа  эшләнмәләрен күрсәтәчәкләр, болар: авыл хуҗалыгы техникасы  һәм запас частьләре, үсемлекчелек, терлекчелек, цифрлаштыру өлкәсендәге, авыл хуҗалыгы продукциясен саклау, эшкәртү һәм упаковкалау, авыл хуҗалыгы  төзелеше  өлкәсендәге   эшләнмәләр булачак.

 Күргәзмә көннәрендә халыкара судьялар катнашында, эре мөгезле терлекләр конкурсы узачак, анда 100гә якын терлек катнашачак. Шулай ук «Трактор-шоу» ярышы  булачак, анда механизаторлар иң яхшы тракторчы исемен алу  өчен ярышачаклар.

Гадәттәгечә, күргәзмә   эшлекле тыгыз программа нигезендә узачак.  Чаралар кысаларында базарның төп экспертлары тармакның актуаль темаларын күтәрәчәкләр.

 agrovolga.org сайтында  теркәлгән һәркемнең авыл хуҗалыгы тармагының төп вакыйгасында катнашу, АПКның төрле өлкәләрендәге яңа казанышлар белән танышу, яңа прогрессив агротехнологияләр һәм инновацияләр, агросәнәгать комплексының дөньякүләм тенденцияләре турында тулырак  мәгълүмат алу,   эшлекле элемтәләр урнаштыру һәм аларны  ныгыту  мөмкинлеге  булачак.  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International