Казан дәүләт аграр университетында «Фермер мәктәбе» ачылды

2021 елның 22 октябре, җомга

Бүген Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов КДАУда «Фермер мәктәбе»н ачу тантанасында катнашты. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, «Казан дәүләт аграр университеты» югары  һөнәри белем бирү  ФДБМУ ректоры Айрат Вәлиев һәм башкалар катнашты.

 “Белем алырга теләк белдерүегез һәм «Фермер мәктәбе»нә үтүегез өчен рәхмәт сезгә. Катнашу өчен гаризалар барлык муниципаль районнардан килде. Биредә, аграр университетта,  сез үзегезгә кирәкле барлык  гыйлемне  дә алачаксыз. Бездә өченче  буында  уңышлы бизнес алып баручы фермерлар шактый  күп. Һәм сезнең бу алдынгы тәҗрибәне үзләштерү мөмкинлеге бар. Авыл хуҗалыгы -  илебез икътисадының халыкны азык-төлек белән тәэмин итүче мөһим тармагы ул. Үзегезне бу тармакка багышлап, сез җиргә, хайваннарга, табигатькә, авыл тормышына  якыная барасыз”, - дип билгеләп үтте Ришат Хәбипов.

 «Фермер мәктәбе»нең беренче чыгарылышын  узган  шәхси фермер хуҗалыгы башлыгы Александр Павлов та катнашучылар белән үз фикерләрен    уртаклашты.

«Сезнең кайсыгыздыр инде тәҗрибәле фермер, кемдер эшен башлый гына әле, әмма «Фермер мәктәбе»ндә алган  белемнәр  һәркемгә кирәк булачак. Биредә алган белемнәр миңа иртәгесе көнгә ышаныч бирде. «Фермер мәктәбе»ннән соң мин «Россельхозбанк»  ярдәмен һәм дәүләт ярдәмен ала алдым», - диде ул.

«Фермер мәктәбе»нең беренче агымына узган ел старт бирелгән иде.  Шул вакыт эчендә мәктәптә бөтен ил буенча 2000дән артык кеше катнашты. Бүгенге көндә инде 4 агым старт ала. Булачак эшкуарлар  3 ай буена белем туплаячаклар.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International