«Август-Агро» сөтчелек комплексы «Ел агроинвесторы–2021» илкүләм премиясенең «Ел ачылышы» номинациясендә җиңүче булды

2021 елның 22 октябре, җомга

«Август-Агро» идарәчел компаниясе авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек өлкәсендә «Ел агроинвесторы - 2021» илкүләм премиясенең «Ел ачылышы» номинациясендә беренче урынны яулады.

Конкурска «Үрәзмәт» роботлаштырылган сөт-товар комплексы проекты тәкъдим ителде. Эксперт жюрисы әлеге конкурс номинациясе кысаларында, 2020-2021 елда төзелеш яисә модернизацияләү эшләрен ябып,  принципиаль рәвештә яңа җитештерү, сервис яисә әзер продукт ачкан предприятиеләрне карады.

 “Җиңү һәм Эксперт советының   югары бәясе, һичшиксез, компания өчен бик мөһим. «Үрәзмәт» сөт-товар комплексы – безнең сөт җитештерү өлкәсендә нульдән башланган беренче проект ул, һәм без әлегә профессиональ   терлекчелектә “новички”. Шулай  булса да, без моңа  кадәр булмаган  шундый проектка алындык, мәсәлән,  сыер абзарларында кросс-вентиляция үткәрү, 1200 баш сыерга роботлаштырылган саву җайланмалары көйләү һ.б.лар. Барып чыгар микән дигән шикләнүләр булды, әлбәттә.  Моннан тыш, комплекс 2020 елда эшли башлады бит, хәлләр беренче нокдаун һәм югары билгесезлек белән катлауланды, болар чит илләрдән җайланмалар һәм нәселле терлек  кайтаруга  кагылышлы мәсьәләләр иде. Шулай  итеп,   «алтын» өчен  җиңүгә   күп  белгечләрнең  тырышлыгы  керде.  Бары тик гомуми тырышлык  белән генә  уңышка ирешеп була”, - дип шәрехләде бүләкләү нәтиҗәләрен  “Август-Агро”  идарәчел компаниясе генераль директоры Айдар Галәүтдинов.

«Ел агроинвесторы – 2021» илкүләм премиясе 12 номинация буенча бирелде, алар кысаларында премиянең Эксперт советы һәм «Агроинвестор» медиапроекты редакциясе АПК лидерларының иң яхшы практикларын, проектларын һәм казанышларын бәяләделәр.   

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International