ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы крестьян (фермер) хуҗалыклары арасында «Татарстан Республикасының гаилә фермер династиясе» республика конкурсын уздыру турында игълан итә.

Бүген социаль партнерлык яклары арасында тармак килешүен гамәлгә ашыруга йомгаклар ясау  һәм 2022-2024 елларга тармак килешүенең яңа проектларын   карау буенча Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең республика оешмасы утырышы узды. Пленум Президиумы составына Россия  Федерациясе Һөнәр берлеге федерациясе рәисе урынбасары Татьяна Васильева, Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика   оешмасы   рәисе Фәридә Гарифуллина, шулай ук район Һөнәр берлегенең район оешмалары рәисләре,   тармак предприятиеләренең башлангыч һөнәр берлекләре рәисләре, республика Һөнәр берлеге  оешмасының контроль-ревизия комиссиясе әгъзалары һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җаваплы хезмәткәрләре керде.

Яңа ел алдыннан Яшел Үзән  сөт эшкәртү комбинаты Казан, Чистай, Буа һәм Яшел Үзән   районнарының нәни балаларын котлады.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россиядә агроиминләштерү күләмнәрен арттырырга кирәк, дип саный һәм бу мәсьәләне 2021 елда кабул ителгән законнардагы үзгәрешләр хәл итәргә ярдәм итәр, дип өметләнә. Бу хакта  Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев 14 декабрьдә  Россия Федерациясе Дәүләт Думасында  агымдагы  елда агросәнәгать комплексы эшенә йомгаклар  ясауга багышланган «Хөкүмәт сәгате» кысаларында узган чыгышында белдерде.


14
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

Тәтеш муниципаль районының «Нур» агрофирмасы ҖЧҖендә «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе әгъзаларының гомуми зона җыелышы узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Рәмис Сафиуллов, «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясенең генераль директоры Юрий Еров, «ТатНИИСХ – РФА  Казан  ФҮ федераль тикшеренү үзәгенең аерымланган структур бүлекчәсе» җитәкчесе Рөстәм Низамов, шулай ук орлыкчылык хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Кыш җитте, бакчаларда уңыш инде күптән җыелган,  үсемлекләр дә ялга  талган, мондый  чакта  алар  тәрбиягә мохтаҗ түгел, ә бакчачылар язын һәм җәен кул тимәгән,  вакыт җитмәгән эшләрне караштыра  алалар.  «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге»  ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина бу чорда нинди эшләрне башкарырга  мөмкин булуы  турында  сөйли.


13
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында   Төркия делегациясе белән киңәшмә узды. Чарада Татарстаннан Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, инвесторлар, банклар вәкилләре, Татарстанның эре агрохолдинглары җитәкчеләре катнашты. Төркия Республикасы ягыннан «Taban Gıda» компаниясенә төп нигез салучы Арас Демир, «Дорук Ун»  компаниясенең идарә әгъзасы Рамазан Дурсун, «Alsan» компаниясе идарәсе рәисе Нуман Албайрак һәм башкалар килде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мелиорацияне үстерүгә каралган федераль һәм республика субсидияләрен  100% күләмендә  республика аграрийларына җиткерде.


10
декабрь, 2021 ел
җомга

Күптән түгел Дәүләт Думасы «Крестьян (фермер) хуҗалыгы турында» 2003 елның 11 июнендәге 74-ФЗ номерлы Федераль законның 19 статьясына үзгәрешләр кертте.


9
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында эре мөгезле терлекләр үрчетүче операторларның 43 республика  конкурсы һәм зоотехник-селекционерларның 4 республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бүләкләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Ленар Гарипов һәм башкалар тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International