ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2022 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «KazanSummit 2022» XIII халыкара икътисадый саммитының эшлекле программасы кысаларында чит илләр делегацияләре белән очрашты. Очрашуда шулай ук министрның беренче урынбасары Наил Залаков, «РАЦИН» АҖ генераль директоры Денис Самодуров, Хәләл продукция экспорты буенча проект җитәкчесе, Татарстан Республикасы АПКның инвестиция проектлары җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов, Татарстан Республикасы АПКсының эре предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Саммит кысаларында Аккредитация буенча федераль хезмәт (РФ   Росаккредитациясе  җитәкчесе Назарий Скрыпник белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, «Хәләл» продукция  экспортлау проекты җитәкчесе, Татарстан Республикасы АПКсының инвестиция проектлары җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов, Россия  Федерациясе   мөселманнарының Диния нәзарәте каршындагы «Хәләл» стандартлаштыру  һәм сертификацияләү халыкара  үзәге (МЦСиС) генераль директоры Айдар Газизов катнашты.

Россиядә туңдырманы катгый маркировкалау 2021 елның 1 июненнән башланды. Бер ел эчендә Татарстан «дөрес» продукция җитештерү буенча Россия буенча лидерларның берсе һәм Идел буе федераль округында лидер булып булды.


19
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «Россия-Ислам дөньясы: Kazan - Summit» 13 нче Халыкара икътисадый саммиты кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары -Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров берничә эшлекле очрашу үткәрде. Чараларда «Хәләл» продукциясен экспортлау проекты җитәкчесе, Татарстан Республикасы АПКның инвестиция проектлары җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов та катнашты.

Бүген «Russia Halal Expo» хәләл индустриясенең халыкара күргәзмә экспозициясен ачу тантанасы булды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.


17
май, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Кукмара муниципаль районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча чираттагы зона киңәшмәсе узды.  Татарстан  Республикасы  Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республиканың төньяк зонасына керүче 11 муниципалитетның башлыклары һәм башкарма комитетлар җитәкчеләре, авыл җирлекләре һәм фермер хуҗалыклары башлыклары, эшкуарлар белән очраштылар.

Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында 2022 елның 17 маенда «Кукмара шәһәренең Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче гимназия” МБМУсендә”Виртуаль һәм тулыландырылган чынбарлык” темасы буенча  “Цифр дәресе” узды.


16
май, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чистай муниципаль районында булды. Аның белән бергә  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, район башлыгы Дмитрий Иванов һәм башкалар  йөрде. Алар язгы кыр эшләренең барышы белән таныштылар, шулай ук кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булдылар.

Агымдагы елда «Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалына кырларда, ындыр  табакларында һәм ашлыксаклагычларда ашлыкның сыйфатын һәм иминлеген тикшерү өчен уникаль мобиль лаборатория кайтты.


13
май, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2022 елда федераль бюджеттан финанслана торган «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе» федераль проекты кысаларында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына 2022 елның 1 кварталында тотылган чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидияләр бирү өчен сайлап  алуны  уздыруда  катнашуга  гаризалар кабул итү турында игълан итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International