Тукай районында “Сәйдәшев ис. авыл хуҗалыгы предприятиесе”ндә машина белән сыер саву операторларының 50 нче юбилей республика конкурсы узды. Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелүс Баязитов һәм Тукай районы башлыгы Фаил Камаев катнашты.
Россиянең һәм чит илләрнең алңдынгы компанияләренә цифрлы чишелешләрне уңышлы керткән 700дән артык спикер 3 көн дәвамында чыгыш ясаячаклар. Бөтен Россиядән 17 меңнән артык АПК белгечләре һәм кунаклар көтелә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан савым сыерлары, ана кәҗәләр һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләре тотуга чыгымнар өлешен каплау өчен субсидия түләүгә 2023 елның 23 июненнән 7 июленә кадәр гаризалар кабул итү турында игълан итә. Субсидия күләмнәре түбәндәгечә карала: хуҗалыктагы 1 сыерга – 2 мең сум, 2 сыерга – 3 мең сум, 4 һәм аннан күбрәк сыерга – 4 мең сум, 500 сумга ветеринария чаралары уздыруга шартнамә төзегәндә, һәр сыерга өстәмә 300 сум субсидия бирелә.
Агрокөч азык культураларын җыюны 28 майда сенаж салудан башлады. Күпьеллык үләннәрне - сенаж өчен барлыгы 12612 га мәйданда, печәнгә - 1615 га мәйданда, силоска 5727 га мәйданда җыю планлаштырыла. 85 736 тонна силос, 75 160 тонна сенаж һәм 1892 тонна печән әзерләнәчәк.
Гарәп илләре составына 22 дәүләт керә. Төп экспорт базары - Мисыр, аңа Россия агропродукциясе экспортының 2,2 млрд доллары туры килә, ягъни яки төбәккә җиберелә торган продукциянең 37%ы. Мисыр - Согуд Гарәбстаны, Алжир, Ливия һәм Судан белән бергә - Россиядән азык-төлек сатып алу буенча беренче бишлекне тәшкил итә - 4,8 млрд долларлык продукция экспортланган, гарәп илләре арасында аларның гомуми өлеше - 81%.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына Түбән Новгородтан делегация килде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, Новгород өлкәсе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Сергей Сергейремов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин, кече хуҗалыкларны үстерү бүлеге башлыгы Александр Молокин, «РИВЦ» АҖ генераль директоры урынбасары Дамир Фатыйхов катнашты.
Бүген Министрлыкта Кытай Халык Республикасы делегациясе белән очрашу узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Артур Шәмсиев, нәсел эше һәм терлекләр м үрчетү бүлеге башлыгы Гелүс Баязитов катнашты.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан районнары белән киңәшмә узды, анда агымдагы елның 5 аенда терлекчелек тармагына буенча нәтиҗәләр ясалды. Киңәшмә терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов, нәсел эше һәм терлекләр үрчетү бүлеге башлыгы Гелүс Баязитов рәислегендә үтте.
«Август» компаниясе үсемлекләрне яклау өчен препаратлар эшләү буенча Мәскәү янындагы Черноголовкада төзелә торган үзенең фәнни-тикшеренү үзәге (ФТҮ) өчен яшь кадрлар җыюга һәм әзерләүгә старт бирә. Инде хәзердән үк булачак фәнни-тикшеренү үзәге командасы оештырыла башлый, моның өчен үсемлекләр биологиясе өлкәсендә тикшеренү эшчәнлеге белән кызыксынучы һәм Үзәктә эшләү өчен кирәкле күнекмәләр алырга омтылучы амбициоз яшь белгечләрне сайлап алу бара.
2023 елның 6 - 9 июлендә Татарстан Республикасының Лаеш районында үзебезнең ил агросәнәгать комплексы казанышларының иң зур күргәзмәсе – «Бөтенроссия кыр көне – 2023» узачак. Ел саен Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырыла орган чара үз мәйданчыгында федераль һәм төбәк хакимият органнары, аграр бизнес һәм фән, тармак берлекләре һәм финанс культуралары вәкилләрен җыячак.