9 сентябрьдән республикада көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Алар Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, Чаллы шәһәрендә һәм Зеленодольск муниципаль районында 2шәр мәйданчыкта, шулай ук Түбән Кама шәһәрендә 3 мәйданчыкта һәм 26 муниципаль районда төрле даимилектә уза.
Узган 9 ярминкә йомгакларыннан күренгәнчә, ярминкәләрдә 716,0 млн. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган. Ярминкәләр барышында 1 млн. 493 мең данә йомырка, 7 мең тоннага якын яшелчә, шул исәптән 4 306,1 тонна бәрәңге, 1522,2 тонна суган, 439,5 тонна үлчәүле сөт, 501,2 тонна шикәр, 697 тонна ит, шул исәптән 402,3 тонна сыер ите сатып алынган.
Ярминкәләр үткәрүдә 35 муниципаль район катнашкан, 8 578 транспорт берәмлеге җәлеп ителгән.
Ярминкәләр 23 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.