Иртә яздан азот белән тукландыру - көзге бөртекле культуралар чәчүлекләрендә азотлы ашламалар куллануның иң югары нәтиҗәле ысулы, ул иртә яздан ян сабаклар җибәрү фазасында үткәрелә. Шул вакытта бер гектарга 1 кг азотлы ашлама кертүның файдасы азотны чәчүгә кадәрге кертүгә караганда ике тапкыр югарырак һәм ашлык 10 - 20 кг күбрәк була.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Минем субсидияләр” (“Мои субсидии”) системасында өзеклекләр килеп чгу сәбәпле, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан савым сыерлары, ана кәҗәләр һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләре тоткан өчен чыгымнар өлешен кайтаруга гаризалар кабул итүнең срогы 2024 елның 27 апреленә кадәр озайтылуы турында хәбәр итә. Суммалар түбәндәгечә каралган: хуҗалыкта тотыла торган 1 сыер өчен - 2 мең сум, 2 сыер өчен - 3 мең сум, 3 һәм аннан күбрәк сыер өчен - 4 мең сум; ветеринария чаралары үткәрүгә 500 сумга килешү имзаланганда, өстәмә рәвештә һәр сыерга 300 сум субсидия түләнәчәк.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы түбәндәгеләрне хәбәр итә: Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 6 маендагы 574 номерлы карары белән расланган Тәртип нигезендә төзелеш, капиталь ремонт, хуҗалык-көнкүреш суы белән тәэмин итү системаларын (су белән тәэмин итүнең тарату челтәрләреннән тыш) яисә каты калдыклар җыю һәм чыгару мәйданчыкларын реконструкцияләүгә бәйле чыгымнар өлешен финанс белән тәэмин итүгә һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 7 маендагы 424 номерлы карары белән расланган Тәртип нигезендә аларның территориясендәге эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауга бәйле чыгымнар өлешен каплауга эшләрнең смета бәясен билгеләүнең дөреслеген тикшерү өлешендә проект документациясен экспертизага җибәрү өчен СНТ исемлеген булдыру максатларында, югарыда күрсәтелгән программаларда катнашу турындагы белешмәләрне, эшләрнең смета бәясен күрсәтеп, СНТ урнашкан муниципаль районның Башкарма комитетына яисә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре бүлегенә тапшырырга кирәк.
Казан дәүләт энергетика университеты булачак абитуриентлар һәм аларның әти-әниләре өчен 20 апрельдә үз ишекләрен ача.
Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелүс Баязитов эш сәфәре белән Баулы муниципаль районында булды, анда ул «Цифрлаштыру һәм заманча технологияләр кертү юлы белән терлекчелек продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» темасына зона семинар-киңәшмәсен үткәрде.
11 апрельдә В.Г. Тимирясев исемендәге Казан инновация университетында «Циклик территорияләрне, бизнес-модельләрне үстерү стратегиясе» темасына халыкара дәрәҗәдә түгәрәк өстәл узды.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында оператив штабның чираттагы утырышы узды, анда сезонлы кыр эшләренең барышы, аграрийларга дәүләт ярдәмен җиткерү мәсьәләләре, шулай ук язгы су ташуларыннан илнең зыян күргән төбәкләрендә агросәнәгать комплексының алга таба эшчәнлеге каралды. Анда федераль ведомстволар вәкилләре һәм агросәнәгать комплексының төбәк идарә органнары җитәкчеләре катнашты, чараны авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Мөслим муниципаль районында булды, анда ул «Цифрлаштыру һәм заманча технологияләр кертү юлы белән терлекчелек продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» темасына зона семинар-киңәшмәсен үткәрде.
«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсы Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты күрсәтмәсе нигезендә «Россиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенроссия конкурсы программасының төбәк этабы буларак оештырылды.
16 марттан республикада Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, Чаллы шәһәрендә һәм Зеленодольск районының 2шәр мәйданчыгында, Түбән Кама шәһәренең 3 мәйданчыгында һәм муниципаль районнарда төрле даимилектә гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза.