Татарстанда урып-җыю кампаниясе башланды

2024 елның 15 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасының аерым районнарында урып-җыю эшләренә керештеләр. Бүгенге көнгә республика буенча 4085 тонна ашлык суктырылган, бер гектардан уртача уңыш 31,7 центнер тәшкил итә.

Уракка Буа, Спас, Алексеевск, Әлки, Чүпрәле, Мөслим һәм Зеленодольск районнарында чыктылар.

Спас һәм Мөслим районнарының кайбер хуҗалыкларында уңыш гектардан 45 центнерга җитә.

20 июльдән соң инде Татарстанның бөтен территориясендә масштаблы эшләр башланыр, дип планлаштырыла.

 

 

 

 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International