2024 елдагы “Тәмле җомга”лар («Вкусные пятницы») Татарстан фермерларына 3 млн сумнан артык табыш китерде

2024 елның 16 июле, сишәмбе

Быел Татарстан Республикасында 40лап «Тәмле җомга» узды. Чаралар министрлыкларда, муниципаль оешмаларда, финанс оешмаларында, телерадиокомпанияләрдә узды.

“Тәмле җомга”ларда - атна саен үткәрелә торган мини-ярминкәләр. Проект шәһәр халкына - турыдан-туры җитештерүчедән натураль фермер продукциясен сатып алырга, ә фермерларга яңа сату каналларын табарга мөмкинлек бирә.

“Тәмле җомга”да фермерлар киң ассортиментта продукция тәкъдим итәләр. Мәсәлән, быел проектка беренче тапкыр балык продукциясе, чәй, кайнатмалар җитештерүчеләр кушылды. Әлеге продукция сатып алучылар арасында кызыксыну уятты. Традицион азык-төлек - ит, казылык әйберләре, сөт продукциясе, сырлар - шулай ук популяр булды.

“Тәмле җомга”да катнашучыларның берсе - Татарстанның Кайбыч районы фермеры Гөлназ Щукина, мини-ярминкәләр ферма эше турында сөйләргә, дегустация үткәрергә һәм яңа кулланучылар табарга мөмкинлек бирә, дип сөйләде.

Быелның 1 яртыеллыгы йомгаклары буенча фермерлар үз продуктларын 3 млн сумнан артыгракка сатканнар.

Гомумән алганда, 2022 елда проект башланганнан бирле Россия буенча “Тәмле җомга”лар 8,4 мең тапкырдан артык узган, аларда ярты миллионнан артык кеше катнашкан. Ярминкәләргә 3,5 мең фермер үз продукциясен алып килгән, ә алардан гомуми керем 315 млн сум булган.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International