«Россия - Минем тарихым» тарихи паркы Россиядә иң масштаблы мультимедиа комплексы булып тора. Анда иге-чиге күренмәс илебезнең бөтен тарихы борынгыдан алып бүгенге көнгә кадәр һәрьяклап һәм мавыктыргыч итеп күрсәтелгән, катнашучылар - 15 төбәктән. Әлеге проектның максаты – үткән вакыйгаларга дөрес бәя бирү.
Күптән түгел шулай ук яңа азат ителгән территорияләр - Мелитополь һәм Луганск буенча да мәгълүмат өстәлгән.
Паркны оештыручылар - тарихчылар, рәссамнар, кинематографистлар, дизайнерлар һәм компьютер графикасы буенча белгечләр бик тырышканнар һәм видео-инфографика, тере анимацияләр, 3D модельләштерү һәм төрле цифрлы конструкцияләр кебек кызыклы визуаль чишелешләр уйлап тапканнар. Шуңа күрә мондый мәгълүмати технологияләр ярдәмендә тарихны өйрәнү балаларга да, өлкәннәргә дә бик мавыктыргыч һәм кызыклы.
Тарихи парк 2017 елда оештырылган һәм 7 ел эчендә күргәзмәгә 500 000нән артык кеше килгән, алар арасында Казан шәһәреннән генә түгел, ә республиканың бөтен уку йортларыннан укучылар бар.
Мәйданчыкта дүрт экспозиция урнаштырылган: «Рюриковичлар», «Романовлар», «Бөек тетрәнүләрдән Бөек Җиңүгә» һәм « Россия - Минем тарихым».
Шунысы мөһим: Россия тарихыннан тыш, Казан ханлыгын төзүдән алып бүгенге көнгә кадәр булган вакыйгалар турында сөйли торган «Татарстан Республикасы битләре» дә тәкъдим ителгән.
Тарихи парк үзенең масштабы, шулай ук заманча һәм сыйфатлы мәгълүмат бирүе белән аерылып тора, моннан тыш, биредә Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүе турында цифрлаштырылган архив документларын һәм республикабызның рухи һәм матди мәдәниятен үстерү өчен нигез булган дин турындагы артефактларны карарга мөмкин.
Адресы: Казан шәһәре, Оренбург тракты ур., 8 йорт, 1 һәм 2 нче павильоннар.
Парк һәр көнне сишәмбедән алып якшәмбегә кадәр 10.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр эшли.
Паркка керү БУШЛАЙ.
Тулырак мәгълүмат һәм экскурсиягә язылу өчен телефон: 89625713027