Министрлыкта терлекчелек буенча беренче яртыеллыкка йомгаклар ясадылар

2024 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Министрлыкта министр урынбасары Гелүс Баязитов рәислегендә районнар белән киңәшмә узды, анда терлекчелек буенча 2024 елның беренче яртыеллыгына йомгаклар ясалды. Киңәшмәдә муниципаль районнарындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Ирек Гыйбадуллин үз чыгышында, агымдагы елның 6 аенда авыл хуҗалыгы оешмаларында 880 мең тоннадан артык сөт савылган, бу узган елга караганда 7%ка күбрәк, диде. Бер сыердан уртача 4 мең 127 кг сөт савылган. Сыерларның савымы узган елга караганда 8%ка артыграк, бу - 291 кг күбрәк.

205 мең тонна ит җитештерелгән, шулардан эре мөгезле терлек ите - 47,8 мең тонна, 2023 елга карата - 98%. Дуңгыз ите - 50,3 мең тонна, үсеш - 2%, һәм кош-корт ите -105,8 мең тонна, 2023 елга карата - 96%.

Агымдагы елның 6 ае йомгаклары буенча 17 муниципаль районда сыерлар саны арткан. Сыерлар санын Минзәлә, Кукмара, Балтач, Актаныш, Мамадыш, Саба һәм Мөслим районнарында актив арттыралар.

Дуңгызлар һәм кош-кортлар саны буенча уңай динамика күзәтелә. Республикада дуңгызлар күбрәк 6 эре дуңгызчылык комплексында тупланган. Дуңгызлар саны «Камский Бекон» һәм «Авангард»та күбрәк арткан. «Нәүрүз» һәм «Феникс» предприятиеләрендә дә артым бар.

Атлар үрчетү буенча 16 муниципаль районда уңай динамика күзәтелә. Атлар иң күп санда Чүпрәле районында арткан, 2023 елга карата 216 башка һәм планга карата 214 башка арткан. Әлмәт, Теләче, Лениногорск һәм Балтач районнары планнан тыш шактый арттырганнар.

Аннары Ирек Гыйбадуллин сөт җитештерү темасына игътибар юнәлтте. Бу юнәлештә шулай ук Минзәлә, Кукмара, Балтач һәм Арча районнарында да 2023 елдагыга караганда шактый артым күзәтелә. Быел Бөгелмә, Саба һәм Актаныш муниципаль районнарында да югары темплар күзәтелә.

“Савым буенча төп лидерларыбызны билгеләп үтәсем килә, бу - Әтнә районы. Беренче яртыеллыкта аларда бер сыердан 5 мең 700 килограммнан артык сөт савылган. Аннан соң Минзәлә, Саба, Бөгелмә, Кукмара һәм Мамадыш муниципаль районнары килә. Аларның үсеше 5 мең килограммнан артыграк”, - дип билгеләп үтте ул.

Киңәшмәдә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сыерларны орлыкландыруны аерым контрольгә алырга кирәклеген аерым билгеләп үттеләр.

“Алга таба һәм агымдагы елда эре мөгезле терлекләр, сарыклар һәм кәҗәләр санын арттыруга бәйле вәзгыятьне нәтиҗәлерәк күрү өчен аларның баш санын даими санап тору мөһим. Шуңа күрә юл карталарын алып баруга игътибарлырак булырга кирәк. Терлекләрне тукландыруга аерым игътибар булырга тиеш. Нәкъ менә азык - югары продуктивлылыкның нигезе”, - дип йомгакладычыгышын киңәшмә азагында Гелүс Баязитов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International