Министрлыкта хайваннарның һәм кошларның аеруча куркыныч авырулары үтеп керүен һәм таралуын булдырмау буенча республика штабы утырышы узды

2024 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә Татарстан Республикасы территориясенә аеруча куркыныч, шул исәптән социаль әһәмиятле авыруларның үтеп керүенә юл куймау буенча республика штабының чираттан тыш утырышы узды. Чакырылганнар составына шулай ук республика штабы әгъзалары, Министрлар Кабинеты вәкилләре, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләр җитәкчеләре һәм башлыклары, агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре кергән иде.

Нотык белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Илдар Ногуманов чыгыш ясады.

«Агымдагы ел башыннан Донецк Халык Республикасы, Ханты-Манси автономияле округы, Калининград өлкәсе, Воронеж өлкәсе, Марий Эл Республикасы, Кырым Республикасы, Хабаровск крае, Волгоград, Чиләбе, Ростов, Түбән Новгород һәм Киров өлкәләрендә дуңгызларда африка чумасы барлыкка килү очраклары теркәлгән», - дип әйтте ул.

Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев кошлар гриппы, тилчә һәм бруцеллез кебек аеруча куркыныч авыруларга каршы тору чаралары турында сөйләде.

Аннары республиканың дуңгызчылык предприятиеләре җитәкчеләрен тыңладылар. Алар урыннарда хайваннарның аеруча куркыныч авыруларын профилактикалау һәм таралуын булдырмау буенча күрелгән чаралар турында хисап тоттылар.

Ахырда Марат Җәббаров республикадагы эпизоотик вәзгыятьне җентекләп тикшереп торуның кирәклегенә тагын бер тапкыр басым ясады. Моның өчен Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына, республиканың күрше төбәкләр белән чиктәш районнарына игътибарны арттырып, кыргый кабаннарны атуны дәвам итәргә тәкъдим ителде. Дуңгызчылык предприятиеләренең һәм хуҗалыкларының буфер зоналары территорияләрен контрольдә тотарга кирәк. Барлык дуңгызчылык предприятиеләре һәм хуҗалыклары җитәкчеләре максималь дәрәҗәдә биологик яклауны тәэмин итәргә һәм дуңгызларны имин төбәкләрдән генә кертергә тиеш.

«Татарстан Республикасы территориясенә кош гриппы кермәсен өчен кошчылык предприятиеләре җитәкчеләре биологик яклау буенча гадәттән тыш чаралар күрергә, кош авыруы булуга шик туганда, ветеринария хезмәтенә вакытында мәгълүмат бирергә тиеш», - диде министр. Ул, республикадан читтән терлек азыгы, кош-корт һәм кошчылык продукциясе кертүне контрольдә тотарга, кошчылык хуҗалыкларының биологик яклау шартларын үтәүләрен тиешереп торуны көчәйтергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International