Татарстанда 13 район бөртекле культуралар җыюга кереште. 22 мең тонна ашлык җыелган да инде, уртача уңдырышлылык - 35 ц/га. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков хәбәр итте.
“Бөртекле культураларны җыюга беренчеләрдән булып Сарман, Буа, Алексеевск, Чүпрәле, Әлки һәм Мөслим районнары хуҗалыклары кереште”, – дип сөйләде спикер.
Барысы 1 млн 332 мең гектарда бөртекле культуралар, 35 мең гектарда кукуруз, 482 мең гектарда майлы культуралар суктырасы була. Шикәр чөгендерен 55 мең гектар да җыеп алырга кирәк булачак, бәрәңге – 4,3 мең гектарда, яшелчәләр - 1,9 мең гектар мәйданда.
“Соңгы вакытта көннәр бик эссе тора, ул игеннәрнең өлгерүен тизләтә. Бүгенгә ашлыкның дымлылыгы 20-40% тәшкил итә. Әмма кырларның дымлылыгы 14% булган аерым кишәрлекләр дә бар”, - дип билгеләп үтте Садыйков.
Аның әйтүенчә, быел урып-җыю эшләренә 3 366 комбайн җәлеп ителәчәк. Аларның техник куәте тәүлеккә 60 мең гектарга кадәр ашлык суктырырга мөмкинлек бирә.
“Бер комбайнга йөкләнеш 460 га туры килә, бу аз түгел, , ә норма - 350 га. Быел хуҗалыклар 50 яңа комбайн сатып алдылар”, - дип ассызыклады Министрлыкның бүлек башлыгы.
Узган атнада авыл хуҗалыгы техникасының әзерлегенә тикшерү уздырылды. Урып-җыю комплексы Актаныш, Азнакай, Әтнә, Буа, Балтач, Биектау, Югары Ослан, Чүпрәле, Зәй, Мөслим, Яңа Чишмә, Тәтеш һәм Теләче районнарында яхшы әзерләнгән, дип билгеләп үтте спикер.
“Бүгенге көндә ягулык-майлау материалларына бәйле өзеклекләр юк”, - дип йомгаклады ул чыгышын.