Тәтеш районында уңыш булдыру мәсьәләләре буенча беренче семинар-киңәшмә узды

2024 елның 17 июле, чәршәмбе

Бүген Тәтеш муниципаль районының «Нур» АФ ҖЧҖ базасында авыл хуҗалыгы культуралары уңышын булдыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәләре башланды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм министр урынбасарлары Дмитрий Яшин, Рафаэль Фәттахов, Татарстан Республикасы агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, 7 муниципаль районның Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, игенчелек һәм механизация буенча консультантлары катнашты.

Чара барышында урып-җыю эшләрен оештыру, көзге культуралар чәчү, туфракны төп эшкәртү һәм киләсе ел уңышы өчен орлык салу мәсьәләләре каралды.

Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, урып-җыю эшләре республиканың 13 районында башланган инде. Бүгенгә 22 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңдырышлылык - 36 ц/га.

Барысы 1 млн 332 мең гектарда бөртекле культуралар, 35 мең гектарда кукуруз, 482 мең гектарда майлы культуралар суктырасы була. Шикәр чөгендере – 55 мең гектарда, бәрәңге – 4,3 мең гектарда, яшелчәләр - 1,9 мең гектар мәйданда җыеп алырга кирәк булачак.

“Быел комбайнчыларга ярдәмчесез авыр булачак, эш күп - азык әзерләү, урып-җыю да алар өстендә. Август башында чәчүгә керешергә кирәк була. Шуның өчен һәр экипаж тулы булырга тиеш”, - дип сөйләде Марат Җәббаров.

Аннары семинарда катнашучыларга 2024 елгы көзге чәчү үзенчәлекләре турында сөйләделәр. “Татарстанның элиталы орлыклары” ассоциациясе генераль директоры Юрий Еров сортлар сайлауга, орлык материалын һәм туфракны әзерләүгә игътибар юнәлтте, шулай ук көзге чорда чәчүлекләрне карарга кирәклеген тагын бер кат ассызыклады.

«Татарский» үзәк агрохимия хезмәте” федераль дәүләт бюджет учреждениесе директоры көзге культураларны тукландыруны оештыру һәм туфракның уңдырышлылыгын арттыру турында сөйләде.

Мелиорация буенча гамәлдәге программалар белән «Татмелиоводхоз» ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин таныштырды. Ул сугарусыз һәм сугарулы җирләрдә авыл хуҗалыгы культураларын игүнең уңдырышлылыгындагы үзгәрешләрне күрсәтте.

Катнашучыларга семинар азагында туфракны төп эшкәртү ничек башкарылырга тиешлеген күрсәттеләр.

Киләсе семинар иртәгә Чистай муниципаль районында узачак.

 

 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International