Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты продуктлары «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсында җиңүчеләр, дип танылды

2024 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсында призер булды. Комбинатның берьюлы алты сөт продукты мактаулы урыннар алды.

«Азык-төлек товарлары» номинациясендә «Очень важная корова» бренды астында җитештерелгән продукция җиңүче дип табылды. Болар - майлылыгы 72,5% булган крестьян атланмае, манго тәме белән йомшак эремчек, майлылыгы 5% булган эремчек һәм майлылыгы 3,2% булган кефир. Беренче өч товарга I дәрәҗә дипломант исеме бирелде, ә соңгысы II дәрәҗә дипломант титулын алды. «Васькино счастье» катыгы һәм кура җиләге белән «Очень важная корова» йомшак эремчеге шул ук категориядә лауреатлар булдылар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, конкурс ел саен ике турда уздырыла. Беренче этап - «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» төбәк программасы. Бу стадиядә җиңгән продуктларны «Россиянең иң яхшы 100 товары» федераль проектына чыгаралар. Республикада моны оештыручылар – Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт төбәк үзәге.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International