Марат Әхмәтов: “Безгә ашлыкның һәр бөртеге кадерле”

2012 елның 8 августы, чәршәмбе

8 август көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Минзәлә районына уракның барышы белән танышырга килде. Аны Аны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.

Район басуларын вертолетта карап очканнан соң, Тупач авылы янындагы басуда агрофирма, хуҗалык җитәкчеләре белән очрашу узды.

Республика башлыгының игътибарын иң беренче чиратта бәрәңге белән шыгрым тулы КамАЗ машинасы җәлеп итте. Президент сүзен дә бәрәңге темасы белән башлап җибәрде. Нәсим Дәүләтовның эшчәнлеге турында Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтовны тыңлагач, Татарстан Президенты бәрәңге белән 2010 нчы елдагы хәл кабатланырга тиеш түгел, диде. Игътибарны су сиптерешле бәрәңге басуларын тагын да арттыру чаралары кирәклегенә юнәлтте. Нәсимнең мул булып үскән бәрәңгесе, кишере, чөгендере республика кулланучыларына турыдан-туры сатуда ярдәм итәргә кирәклегенә басым ясады.

Очрашу вакытында Нәсим Дәүләтов үзенең бәрәңге, кишерен фасовкалау, эшкәртү белән шөгыльләнергә җыенуын әйтте. Бина салу һәм җиһазлар алу өчен 50-60 миллион сум акча кирәк буласын әйткәч, Рөстәм Миннеханов бу проектны аерым программа рәвешендә карарга кушты. Димәк, Тәкермәндә Европача эшкәртү цехлары калкып чыгачагына өмет зур.

Урак темпыннан канәгать икәнлеген әйткәннән соң, ашламаны бик аз куллануга басым ясады ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов:

– Безгә ашлыкның һәр килограммы кадерле, күршеләргә караганда яңгырлар аз яуса да, язын акча табып ашлама кертсәгез, уңдырышлылык һәр гектардан кимендә 5 центнерга артачак иде.

Һава торышы бозылырга тора. Яңгырлар яуганчы һәм яуган очракта максималь мөмкинлектән файдалану кирәклеге әйтелде.

Президент район башлыгы Рәсим Садыковтан республика күләмендәге программаның ничек баруы белән кызыксынды. Җаваплардан канәгать калды. Һәм игеннәрне урып-җыюда көч-куәт теләп, вертолетта Тукай районына юл тотты.

"Минзәлә"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International