ЯҢАЛЫКЛАР


27
октябрь, 2019 ел
якшәмбе

25-26 октябрьдә  Казанда “АК Барс” Күптөрле  көрәш” сараенда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы призына татар-башкорт милли  спорт  көрәше  буенча   ХХIV Татарстан  Республикасы чемпионаты ярышлары   узды,  ярышлар  “Авыл  хуҗалыгы  һәм эшкәртү  сәнәгате хезмәткәре көне”нә  багышланган  иде.  


26
октябрь, 2019 ел
шимбә

Татарстан  Республикасында  2020  ел  уңышы  өчен    498,1 мең   га мәйдан чәчелгән, шуннан 371,3 мең га (74,5%) – көзге  бодай, 121,6 мең  га (24,4%) – көзге  арыш. Бүген Татарстан  Республикасы Хөкүмәте  Йортында  узган  республика киңәшмәсендә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры    Марат Җәббаров шундый  белешмәләр  бирде. 


25
октябрь, 2019 ел
җомга

Бүген  “АК Барс” Күптөрле  көрәш” сараенда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы призына татар-башкорт милли  спорт  көрәше  буенча   ХХIV Татарстан  Республикасы чемпионатын  ачу  тантанасы  узды.  Ярышлар  “Авыл  хуҗалыгы  һәм эшкәртү  сәнәгате хезмәткәре көне”нә  багышлана.    Аны  ачу  тантарнасында  алтынчы  чакырылыш  Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы депутаты , Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары  Марат  Әхмәтов,   Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары    Наил Залаков  һәм  Татарстан  Республикасы спорт министрының  беренче  урынбасары    Хәлил Шәйхетдинов катнашты. 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы шимбә көнне, 26 октябрьдә,   республика  халкын  кулай  бәяләрдән  авыл  хуҗалыгы  продукциясе  сатып  алу  өчен  Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының    Октябрьский поселогында    («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә   комплексында) уза  торган  ярминкәләргә  чакыра.   Ярминкәләрдә     шәһәр  халкы  Татарстанның  муниципаль районнарыннан  китерелгән     ит, казылык  продукциясе,   үлчәп  сатыла  торган  сөт, май,  йомырка, бал,  шикәр комы, ярмалар һәм  башка фермер  продукциясе  сатып  ала алалар.   


24
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы 2019 елның  3  кварталында  АПК идарәсе  органнарының мәгълүмати активлыгы рейтингында  Россия  буенча  беренче  урынны  алды һәм массакүләм мәгълүмат чараларында төп вакыйгаларны  һәм  тармак үсеше  өстенлекләрен  яктырту  өлешендә  Россия  буенча  иң  яхшы   дип  танылды.  Күрсәткечләр   «Медиалогия» компаниясенең  бәйсез  белешмәләре  нигезендә Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  тарафыннан  саналды.  

24 октябрьдә Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында Россия  авыл  хуҗалыгы  күзәтчелеге Татарстан  Республикасы идарәсенең  һәм Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария   идарәсенең агымдагы  елның  III кварталында хокук  куллану  практикасы  нәтиҗәләре  буенча  уртак  гавами  тыңлаулар  узды.   Чарада  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче   урынбасары      Наил  Залаков катнашты.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы «2017 - 2020 елларга крестьян (фермер) хуҗалыклары  базасында  гаилә терлекчелек  фермаларын  үстерү» программасы  буенча    крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап  алу  өчен   өстәмә  конкурс  уздыру  турында  игълан итә. 


23
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров “Татарстан  Республикасының цифрлы  моделе” проектын гамәлгә ашыру  буенча   эшче  киңәшмә  уздырды.  

Агрономия   факультетының  100 еллык  юбилее  уңаеннан  Казан  дәүләт  аграр университетында  уку  процессында  цифрлы   технологияләрне  нәтиҗәлерәк  куллануны  тәэмин  итә  торган яңа     класс ачылды.   Аудиторияне  файдалануга  кертү  актын  имзалуда  һәм  шуннан  соң  агрономия  белемен бүгенге  үсемлекчелектә  куллануның  роле  турындагы  түгәрәк  өстәлдә Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары      Илдус Габдрахманов катнашты. 

Бүген  Кукмара  районында  Сөт  бизнесы  академиясе  базасында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан  оештырылган  сөт  терлекчелеге  буенча  укуларның  практик  өлеше  узды.   Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәләре  башлыклары  Вахитов  ис.  хуҗалыкта  булдылар  һәм  азык  әзерләү    цехының  эше  белән  таныштылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International