Казанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына Көрәш буенча ХХIV республика ярышлары старт алды

2019 елның 25 октябре, җомга

Бүген  “АК Барс” Күптөрле  көрәш” сараенда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы призына татар-башкорт милли  спорт  көрәше  буенча   ХХIV Татарстан  Республикасы чемпионатын  ачу  тантанасы  узды.  Ярышлар  “Авыл  хуҗалыгы  һәм эшкәртү  сәнәгате хезмәткәре көне”нә  багышлана.    Аны  ачу  тантарнасында  алтынчы  чакырылыш  Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы депутаты , Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары  Марат  Әхмәтов,   Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары    Наил Залаков  һәм  Татарстан  Республикасы спорт министрының  беренче  урынбасары    Хәлил Шәйхетдинов катнашты. 

Катнашучыларны  сәламләп,    Наил  Залаков чыгыш  ясады.    «Бу турнир   24 мәртәбә үткәрелә инде һәм ул  спорт ягыннан  иң  җәлеп  итүчән    төрләрдән  санала.    Биредә  башлыча авыл  җиреннән  килгән  спортчылар  катнаша,  болар    – республика  авыл  хуҗалыгына  үз  хезмәтләре  белән  зур  өлеш  керткән  авыл  хезмәтчәннәре.   Барлык  спортчыларга  спортта  җиңүләр, тормышларында уңышлар  һәм корычтай  нык сәламәтлек  телим», - диде ул.

Ярышларда    республикадан барысы  45 команда катнаша һәм аларда  300дән артык  батыр.   Спортчылар  7 авырлык  категориясендә  җиңү  өчен  ярышачаклар   – 60 кг, 70 кг, 80 кг, 90 кг, 100 кг, 130 кг,   130 кг-дан  артык.

Ярышларның программасы:

25 октябрь

9:00-14:00 – 60 кг-га,  70 кг-га, 80 кг-га  кадәр  авырлык  категорияләрендә  башлангыч ярышлар;

10:00 – ярышларны  тантаналы  ачу;

10:30-19:00 – 90 кг-га,  1000 кг-га, 130 кг-га  кадәр  һәм 130 кг-нан  артык авырлык  категорияләрендә  башлангыч ярышлар.

26 октябрь

09:00-12:00 – барлык  авырлык  категроияләрендә  ярымфинал  һәм  финал ярышлары;

12:00-13:00 – ярышларны ябу, җиңүчеләрне һәм призерларны  бүләкләү.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International