Казан дәүләт аграр университеты уку процессын цифрлаштыруны арттыра

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

Агрономия   факультетының  100 еллык  юбилее  уңаеннан  Казан  дәүләт  аграр университетында  уку  процессында  цифрлы   технологияләрне  нәтиҗәлерәк  куллануны  тәэмин  итә  торган яңа     класс ачылды.   Аудиторияне  файдалануга  кертү  актын  имзалуда  һәм  шуннан  соң  агрономия  белемен бүгенге  үсемлекчелектә  куллануның  роле  турындагы  түгәрәк  өстәлдә Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары      Илдус Габдрахманов катнашты. 

Авыл  хуҗалыгының  югары  үсеше   республикага  халыкны  үзебездә  җитештерелгән  барлык  төр  авыл  хуҗалыгы  продуктлары  белән  тәэмин  итәргә  мөмикнлек  бирә.   Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Илдус Габдрахманов үз  чыгышында  билгеләп  үтүенчә, бүгенге  шартларда  авыл  хуҗалыгы җитештерүенең  икътисадый һәм  энергетик  нәтиҗәлелеген  алга  таба  арттыруны   үсемлекләрне  яклау  өлкәсендәге  яңа  казанышларны  практикада кулланмыйча  күз  алдына  китереп  булмый.       

«Корткычларның, чүп үләннәрнең   популяциясе,  шулай  ук  аларга  каршы  көрәш чараларына  яраклаша  торган  яңа  зарарлы  микроорганизмнарның  барлыкка килүе  хәлләрне  катлауландыра. Шуңа  күрә  дә  яңа  буын  агрономнарын  үсемлекчелек  тармагында  бик  тиз  үз урынын таба     торган  алдынгы  технологияләргә өйрәтү  аеруча  мөһим.  Казан  дәүләт  аграр  университетының  үсемлекләрне  яклау  чараларын  җитештерү  буенча  дөньякүләм лидерларның  берсе  белән  хезмәттәшлек  итүе    белем  алу  практикасын  алга  таба  үстерү  һәм  яшь белгечләр әзерләү  ысулларын интенсификацияләү  өчен  нигез  булып  торачак», –  дип,  йомгак  ясады  ул.   

Bayer компаниясенең клиент  маркетингы  бүлеге  җитәкчесе  Виктор Борисенко   авыл  хуҗалыгы  өлкәсендә  белгечләр  әзерләү  өчен  әйдәүче  аграр  югары уку йортлары белән көчләрне берләштерүгә кызыксынуны  болай  дип  аңлатты:   «Тиешле дәрәҗәдә  һөнәри әзерлек  булмый торып, тармакны    технологик  үзгәртүгә ирешеп булмый.   Инновацион  компания  буларак,  Bayer үсемлекчелектәге  бүгенге  казанышларны  Россия  базарына чыгаруга  омтылу  белән  бергә,    аларны  нәтиҗәле  һәм  имин  куллануга  өйрәтүгә  дә  үз  өлешен  кертә.   Шуңа  күрә, мәгариф  эшчәнлеге  өлкәсендә КДАУ белән  хезмәттәшлекне  үстереп, безнең      компания IT-аудитория проектын  гамәлгә  ашыруга  зур     энтузиазм белән  кереште.   Безнең  уйлавыбызча,  бу  белем  алуда  яңа  заманча  ысулларны  кулланырга  һәм  укучылар  өчен  үсемлекчелектә  компетенцияне арттыруга  яңа  стимул  бирәчәк».

23 октябрьдә  ачылган  класс заманча  җайланмалар  белән  җиһазландырылган  унбер  уку урыныннан  гыйбарәт.   Бу  җайланмаларга     компьютерлар, интерактив такта һәм  проектор, шулай  ук  уку материаллары  керә. 

«Аграр  секторда яңа  укыту  ысуллары  куллануның тармактагы   технологик  үсешкә   туры  килүе  бүген  аеруча  мөһим.  Россиядә  җитештерелә  торган  авыл  хуҗалыгы  продукциясенең  яртысыннан  артыгы  туры  килә  торган  үсемлекчелек  өлкәсе цифрлы   технологияләр  үсешендәге   трансформацияләрнең  ачык  үрнәге  булып  тора.  Республиканың  үсемлекчелек  тармагы  өчен  кадрлар  әзерләү  үзәге  булып  торучы   Казан  дәүләт  аграр  университетында  белем  бирү    безнең  студентларның киләчәккә ышанычларына,     аларның  омтылышлары һәм талантлары  хезмәт базарында  лаеклы  бәя  алуга  корылган булу    белән     без горурланабыз », –  диде   ректор Айрат Вәлиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International