Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2019 елның 3 кварталында АПК идарәсе органнарының мәгълүмати активлыгы рейтингында Россия буенча беренче урынны алды һәм массакүләм мәгълүмат чараларында төп вакыйгаларны һәм тармак үсеше өстенлекләрен яктырту өлешендә Россия буенча иң яхшы дип танылды. Күрсәткечләр «Медиалогия» компаниясенең бәйсез белешмәләре нигезендә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан саналды.
Иң яхшы унлык рәтенә шулай ук Мәскәү өлкәсе (2 урын), Башкортостан Республикасы (3 урын), Краснодар һәм Ставрополь крайлары, Кырым Республикасы, Тула, Чиләбе һәм Новосибирск өлкәләре һәм Удмуртия Республикасы керде.
Шуны искәртеп узабыз, мәгълүматтан мөмкин кадәр киңрәк һәм ачык файдалануны тәэмин итү максатларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан рәсми сайт, социаль челтәрләр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары аша актив эш алып барыла. Мәгълүматка ихтыяҗ даими рәвештә артып тора, һәм быел Министрлык сайтыннан 2 млн. кулланучы файдаланган.
Исегезгә төшерәбез, безнең яңалыкларны рус һәм татар телләрендә генә түгел, ә инглиз телендә дә, шулай ук түбәндәге социаль челтәрләрдә дә укырга мөмкин:
Инстаграмм https://www.instagram.com/minselkhozprod_rt/
ВКонтакте https://vk.com/minselkhozprod_rt
Одноклассники https://ok.ru/mshiprt
Безгә язылыгыз һәм һәрвакыт иң яңа хәбәрләр белән танышып барыгыз!
Министрлык шулай ук авыл хуҗалыгы тематикасын яктырту өлкәсендә актив эшләүче массакүләм мәгълүмат чараларына нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерә!