Татарстанда 2020 ел уңышы өчен 498,1 мең га мәйдан чәчелгән, шуннан 74,5% - көзге бодай, 24,4% - көзге арыш

2019 елның 26 октябре, шимбә

Татарстан  Республикасында  2020  ел  уңышы  өчен    498,1 мең   га мәйдан чәчелгән, шуннан 371,3 мең га (74,5%) – көзге  бодай, 121,6 мең  га (24,4%) – көзге  арыш. Бүген Татарстан  Республикасы Хөкүмәте  Йортында  узган  республика киңәшмәсендә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры    Марат Җәббаров шундый  белешмәләр  бирде. 

Барлык  муниципаль районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде. Киңәшмәдә   Татарстан  Республикасы  Премьер-министры  Алексей Песошин катнашты.

«Күпчелек  хуҗалыклар  көзге  эшләрне  тиешле  технология  буенча  башкардылар,  шуңа күрә  чәчүлекләр уңышлы  кыш чыгар  дип  өметләнәбез», - диде  Марат Җәббаров.

Аннары   министр урып-җыю эшләре  турында  кыскача  мәгълүмат  бирде.  

Республикада  шикәр  чөгендере  уңышын  җыю  дәвам  итә. «Бүгенгә җыелган  мәйданнан    (53,2 мең га)   2,3 млн. тоннадан  артык  уңыш  алынды,  уртача  уңыш    - 443 ц/га. Узган  елга  караганда  уңыш  бер  гектардан    110 центнер артыграк. Кайбер  районнарда  уңыш  гектардан   500 центнерга  кадәр  чыга», - дигән  мәгълүмат  бирде  Марат Җәббаров.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы  заводларда  шикәр  чөгендерен  эшкәртү  буенча  булган  чимал  запасы  турында  да  әйтте.  

«Буа  һәм Зәй  заводларында  проблема  юк. Аларның  икесендә  бергә    250 мең тоннадан  артык  чимал бар, әмма  Нурлат  зонасында  проблема  җитди.    Заводның  запасы тәүлеклек  кенә, ул  да  бик  аз күләмдә», - диде  ул.

Марат Җәббаров сүзләренә караганда,  агымдагы  елда  шикәр  комы  белән  хәлләр  бик  катлаулы.   Россия буенча ул 1 млн.тонна  күләмендә  исәпләнә һәм  бәяләр,  әлбәттә, критик  зурлыкка кадәр   төшкән,    – тоннасы 19,5 мең  сум, ә узган  ел   тоннасы   30 мең  сум булган  -  35%ка төшкән.

«Үзе  эшкәртә  алмаучыларга  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  киләсе  елга  шикәр  чөгендере  мәйданын   15%ка киметергә  тәкъдим  итә.    Кышкы  чорда  безгә  дә  үзебезнең  чәчүлек  мәйданнарын     оптимизацияләү  буенча  эшләр  башкарырга  кирәк  булачак», - диде  Марат Җәббаров.

Республикада  шулай  ук  көнбагыш  җыю  дәвам  итә:    60,2 мең  га, ягъни   45% мәйданда  җыелган, уртача  уңыш  -  17,3ц/га (2018 елга карата  0,1ц/га артык).

«Быел көнбагыш   бәясе  дә  кызыктырырлык  түгел,  аңа  бәя тоннага  15 мең сумга  калды, узган  елга  караганда   3 мең  сумга  арзанрак», - дип  төгәлләштерде министр.

Республика кырларында  туңга  сөрү    1,7 млн. га чамасы  башкарылган – бу  фараздан 89% тәшкил  итә,  шуның   750 мең гектардан  күбрәге  (45%) тирәнтен эшкәртелгән.  Һәркөнне  уртача     1,5 меңнән артык   агрегат эшли,  алар  20  мең  гектарга  якын  җир  эшкәртәләр.  

«Районнарның  яртысыннан  артыграгы  планлаштырылган  мәйданның   90%тан  артыгын эшкәрттеләр  инде,  - диде  Марат Җәббаров. – Актаныш  районы  туңга  сөрүне тулысынча  төгәлләде,   Балтач,  Зәй, Биектау, Тукай, Тәтеш, Саба районнары  да төгәлләп  килә.   Туңга  сөрүне без  20  октябрьгә  төгәлләргә дигән бурыч  куйган  идек.   Бу  районнар  аны  үтәде  диярлек һәм  техник культуралар  җыюны  да  төгәлләп  киләләр.   Әмма  кайбер  районнарда  туңга  сөрү  дәрәҗәсе уртача  республика күрсәткечләреннән  түбәнрәк».

Татарстанда   28 октябрьдән  техниканы  кышкы  саклауга  һәм  ремонтлауга  кую  буенча  конкурс планлаштырыла.  Комиссия  авыл  хуҗалыгы машиналарын  куюның  сыйфатын, хезмәтне  саклау  кагыдәләренең  үтәлешен,    машина-трактор  паркларындагы  тәртипне һәм көзге-кышкы ремонтның  окштырылуын тикшерәчәк.  

Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  шулай  ук  республикада  африка дуңгызлар  чумасының  таралу куркынычы  булуын  кисәтте.  Идел  буе  федераль  округы  буенча    Саратов һәм  Түбән Новгород өлкәләрендә  бу  терлекләр  чире  теркәлгән инде.  

“23 октябрьдә Чистай  районында Калуга  өлкәсеннән  китерелгән «Итера» компаниясе  продукциясендә  вирус  геномы  табылган, аны «Калитва-торг» фирмасы  керткән”, - дигән  мәгълүмат  бирде  Марат Җәббаров. - «Меркурий»  системасы ярдәмендә  һәм Ветеринария  хезмәте  белән   Россия  авыл  хуҗалыгы  күзәчелегенең (Россельхознадзорның) оператив эшләве  нәтиҗәсендә  продукциянең йөрешен  күзәтеп барып,  аны  вакытында юк  итеп булды. Муниципаль районнар башлыкларына, дуңгызчылык  предприятиеләре җитәкчеләренә һәм  шәхси  хуҗалыкларга мөрәҗәгать  итәм: бик  сак булырга  һәм  дуңгызлар  тоту буенча  ветеринария    кагыйдәләрен  катгый  үтәргә кирәк».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International