24 октябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге Татарстан Республикасы идарәсенең һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең агымдагы елның III кварталында хокук куллану практикасы нәтиҗәләре буенча уртак гавами тыңлаулар узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков катнашты.
Министрның беренче урынбасары авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең эшчәнлеген камилләштерү өчен контроль-күзәтчелек органнары эшенең әһәмиятен ассызыклап узды һәм республиканы азык-төлек белән тәэмин итү һәм аның азык-төлек һәм биологик иминлеген булдыру өчен барлык оешмаларның уртак эшләвенә игътибар бирү зарурлыгына басым ясады. «Республика халкының иминлеге күпчелек очракта бу хезмәтләрнең нәтиҗәле эшләвенә, аларның даими контрольлек итүенә бәйле», - диде Наил Залаков.
Алда торган бурычлар турында сөйләгәндә, Наил Залаков төп бурычлар буларак түбәндәгеләрне билгеләде: дәүләт ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге, орлыкчылык өлкәсендә күзәтчелек һәм җиргә күзәтчелек.
«Быел Татарстан 150 мең тоннага якын бөртекле ашлык продукциясе, 157 мең тоннадан артык терлекчелек продукциясен экспортлады. Карантин фитосанитар һәм ветеринария таләпләренә, шулай ук ашлык һәм азык-төлек продукциясе сыйфатына һәм иминлегенә импортер-илләр куя торган таләпләргә туры килми торган ашлык һәм терлекчелек продукциясе партиясен экспортка чыгаруны булдырмау буенча барлык чараларны күрергә кирәк», - диде министрның беренче урынбасары.
Наил Залаков шулай ук 2020 ел уңышы орлыклык материалның ни дәрәҗәдә сыйфатлы булуына һәм аның нинди шартларда саклануына бәйле булуын искәртте. Бу юнәлештә бик җитди эш башкарылырга тиеш, диде ул.
2019 елда Россия Федерациясендә африка дуңгнызлар чумасы буенча катлаулы эпизоотик вәзгыятьне дә Министрлык вәкиле игътибарсыз калдырмады. «Бүгенге көнгә Россиянең 13 төбәгендә АЧС үтеп кергән очраклар теркәлгән, бу йорт дуңгызлары, шулай кабан дуңгызлары арасында да бар, барысы - 108 очрак: йорт дуңгызлары арасында - 75 осрак, кабан дуңгызлары арасында - 33 очрак. Бүгенге көндә африка дуңгызлар чумасы буенча республикада иминлек, әмма без игътибарны киметергә тиеш түге, чөнки күрше өлкәләрдә үк бу авыруның теркәлгән очраклары бар», - дип кисәтте Наил Залаков.
Моннан тыш, министрның беренче урынбасары файдаланылмый ятучы авыл хуҗалыгы җирләре һәм аларны әйләнешкә кертү мәсьәләсенең кискен булуын да искә алды, бу мәсьәләнең Татарстан Республикасы Президентының һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының контролендә булуын искәртте ул. Бу эш, һәр район алдында торган бурычларның өстенлеге исәпкә алынып, аларның һәркайсында индивидуаль хәл ителергә тиеш.