Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына Көрәш буенча республика ярышларында җиңүчеләр ачыкланды

2019 елның 27 октябре, якшәмбе

25-26 октябрьдә  Казанда “АК Барс” Күптөрле  көрәш” сараенда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы призына татар-башкорт милли  спорт  көрәше  буенча   ХХIV Татарстан  Республикасы чемпионаты ярышлары   узды,  ярышлар  “Авыл  хуҗалыгы  һәм эшкәртү  сәнәгате хезмәткәре көне”нә  багышланган  иде.  

Ярышларда    республика буенча  45 командадан барысы   300дән артык   батыр катнашты.    Спортчылар  7 авырлык  категориясендә    – 60 кг, 70 кг, 80 кг, 90 кг, 100 кг, 130 кг,   130 кг-нан  артык авырлыктагы   көч  сынаштылар. 

Команда  зачетында  урыннар  түбәндәгечә  бүленде:  

1  урын –    Теләче    районы;

2  урын –   Балтач    районы;

3  урын –  Кукмара    районы.

Ярышлар нәтиҗәләре:

60 кг авырлык категориясендә:

1  урын – Раббани Нургалиев (Актаныш    районы);

2  урын – Илдан Әхмәтханов (Балтач    районы);

3  урын – Алмаз Хәмидуллин (Сарман    районы);

3  урын – Зөлфәт  Хәмидуллин (Зәй    районы).

  70 кг   авырлык категориясендә:

1  урын – Искәндәр Мортазин (Әлмәт    районы);

2  урын – Илфат Тимергалиев (Кукмара    районы);

3  урын – Илнар Мулләхмәтов (Балтач    районы);

3  урын – Ислам Фәләхов (Алабуга    районы).

  80 кг авырлык категориясендә:

1  урын – Марат Кәримов (Әлмәт    районы);

2  урын – Ренас Кәлимуллин (Теләче    районы);

3  урын – Артур Зөлкәрнаев (Теләче    районы);

3  урын – Ринат Мингалиев (Минзәлә    районы).

  90 кг авырлык категориясендә:

1  урын – Илнар Галимов (Алабуга    районы);

2  урын – Руслан Зыятдинов (Питрәч   районы);

3  урын – Нәфис Галиев (Кукмара    районы);

3  урын – Илсур Сафин (Лаеш  районы).

  100 кг авырлык категориясендә:

1  урын – Айдар Алтынбаев (Әлмәт    районы);

2  урын – Наил  Зәйнуллин (Лаеш   районы);

3  урын – Ришат Гайнетдинов (Тукай    районы);

3  урын – Булат Мусин (Яңа  Чишмә    районы).

  130 кг авырлык категориясендә:

1  урын – Радик Сәлахов (Әлмәт    районы);

2  урын – Зөлфәт Гарифуллин (Кукмара    районы);

3  урын – Константин Морозов (Мамадыш    районы);

4  урын – Рөстәм Сибәгатуллин (Баулы    районы).

  130 кг-нан артык  авырлык категориясендә:

1  урын – Фирдүс Зәйнуллин (Зеленодольск    районы);

2  урын – Рөстәм Бәдретдинов (Минзәлә    районы);

3  урын – Марат Мөхәммәтҗанов (Түбән Кама    районы);

3  урын – Илнур Зәйнуллин (Арча      районы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International