Сөт бизнесы академиясендә укуларның практик өлеше Вахитов ис. авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы базасында узды

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

Бүген  Кукмара  районында  Сөт  бизнесы  академиясе  базасында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан  оештырылган  сөт  терлекчелеге  буенча  укуларның  практик  өлеше  узды.   Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәләре  башлыклары  Вахитов  ис.  хуҗалыкта  булдылар  һәм  азык  әзерләү    цехының  эше  белән  таныштылар. 

Кунакларны  предприятие  җитәкчесе    Нәфикъ  Хөсәенов каршылады.   «Бүгенге  көндә  хуҗалыкта    2835 баш  савым сыеры  бар.  Һәркөнне     84 тонна  сөт  савабыз. Аны  2021  елда  100 тоннага  җиткерергә  уйлыйбыз.   Бер  сыерга  уртача 30 литр  сөт  туры  килә.  Берничә  ел  элек  бер  сыердан     25-26 литр гына сөт сава  идек  әле.   Азык  әзерләү    цехы  эшли башлагач,  күрсәткечләр  яхшырды:   савым   2,5 килограммга  артты. Киләчәктә  көнгә     32 литр сөт  савып та  булачак», - дип  бүлеште  ул  үз  тәҗрибәсе  белән.

Хуҗалыкның  зоотехнигы  Илдус Насыйбуллин әйтүенчә,  цехта  тәүлеклек    рацион нигезендә   төрле  төрдәге 250 тонна  азык  җитештерелә.   Азык  әзерләүнең  барлык    процессын укырга  килүчеләр  үз  күзләре  белән  күрделәр һәм әзерләү  технологиясе  белән  җентекләп  таныштылар.    

Искәртеп узабыз, 21  октябрьдән 26 октябрьгә кадәр  Саба  районының Тимыршык авылында  Сөт бизнесы  академиясе базасында  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәләре  башлыклары  өчен  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан  оештырылган  сөт  терлекчелеге  буенча  укулар  уза.  

  Шуны  билгеләп  үтәргә кирәк,  сөт  терлекчелеге  Татарстан  агросәнәгать комплексының  өстенлекле  юнәлешләренең  берсе һәм  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан  сөт җитештерүгә, халыктан  җыела  торган   сөтне  сатуга ярдәм   итү буенча     чаралар  комплексын  гамәлгә ашыру,  шулай  ук    алдынгы  тәҗрибәне өйрәнү һәм  даими  рәвештә  укулар  һәм  практик  семинарлар  уздыру  нәтиҗәсендә  республикада бу  тармакта   уңай үзгәрешләр  күзәтелә.     Татарстан сөт  сату  күләмнәре  буенча  Россия  төбәкләре  арасында  ышанычлы  рәвештә    алда  бара.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International