Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы кыр эшләренең барышы белән танышу өчен Чистай, Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнарында булды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов С аба муниципаль районына эш сәфәре белән килде, анда язгы кыр эшләренең барышы белән танышты һәм хуҗалыклар вәкилләре белән очрашты. Татарстан Республикасы Президенты белән бергә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов йөрделәр.
Саба районында авыл хуҗалыгы җирләре мәйданы 63,5 мең га исәпләнә, шул исәптән сөрүлек җирләре 58,3 мең га. Көзге культуралар - 7,8 мең га. Сабан культураларын 30,4 мең га мәйданда чәчү планлаштырылган. Бүгенге көнгә эшләр 30%ка башкарылган - 9 мең гектардан артык.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Лаеш муниципаль районында булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы кыр эшләренең барышы һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме турында сөйләде.
Татарстанда язгы чәчү 6 майга 812,5 мең га мәйданда башкарылды, бу фаразга карата 47% тәшкил итә.
Татарстан Республикасында чәчүгә барлык районнар да чыкты. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
Татарстанда көзге культуралар вәзгыятенә бәйле рәвештә гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2 майда тиешле күрсәтмәгә кул куйды.
Кырларда тургайлар җыры тракторлар гөрелтесенә кушылып китә, ә басуларда иртә таңнан кичкә кадәр эшләүче игенчеләр җаваплылык һәм горурлык хисе кичерәләр. Ни өчен дигәндә, нәкъ менә шул көннәрдә булачак уңышка нигез салына бит.
27 апрельдә Арчада сиптерү агрегатлары парады узды. Район хуҗалыкларында чәчүлекләрне яклау өчен шундый 39 агрегат исәпләнә, шулардан 5 - үзйөрешле. Шуны әйтергә кирәк, быел Арча районының «Возрождение» (“Яңарыш”) агрофирмасы” ҖЧҖ һәм «Ватан» агрофирмасы” ҖЧҖ Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән үзебездә эшләнгән яңа сиптерү агрегатлары алдылар.
Аларга премияләрне муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов тапшырды.