Кыр хәбәрләре: Нурлат районында көнбагыш чәчә башладылар

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

Кырларда  тургайлар  җыры  тракторлар  гөрелтесенә кушылып  китә, ә басуларда      иртә  таңнан кичкә  кадәр    эшләүче игенчеләр   җаваплылык    һәм горурлык хисе кичерәләр.   Ни өчен дигәндә,  нәкъ  менә  шул  көннәрдә  булачак  уңышка  нигез  салына  бит.  

Бүген  Нурлат  районының    «Южная» агрофирмасында  бар  куәткә  көнбагыш  чәчәләр.   Механизаторлар Фәрит Әхмәтов  һәм  Фәнис Төхвәтуллин  бу  эшне  Богдашкино  авылы  янәшәсендәге  кырдан  башладылар.  

Эш башланганчы  ук хуҗалык   агрономнары игенчеләргә  рәтләр  арасын  көйләргә  һәм  чәчүлекләрнең  чисталыгын  тикшерергә  булыштылар.      Механизаторларның  тәҗрибәсе  зур,  шуңа  күрә  алар  барлык  нәрсәнең  технологик  таләпләргә  туры  килергә  тиешлеген  беләләр.   Моңа  кадәр алар  туфракны  көнбагыш  чәчүгә  әзерләү  белән  мәшгуль  иделәр.  

«Кырлар  өлгерде,  эш  көйле  бара,  чәчүдә  проблемалар  булмаска  тиеш», – дип  сөйли   Фәрит Әхмәтов. Ул  озак  еллар  Мәскәүдә  яшәгән,  җир  астында  юллар  салган,  ягъни  метро  төзегән. Менә хәзер  өч ел  инде  Татарстанның Нурлат  районы  кырларын  иңләп-буйлап, икмәк  үстерә. Бүген  ул  лаеклы  да  булса да,  һәр елны  язын,  көзен  кыр  эшләренә  чыга,  чөнки  техниканы  белүче һәм  хезмәт  сөючән  кешеләргә  ихтыяҗ  һәрвакыт бар бит.  

«Хәзер  һәр минут  кадерле,  чәчүгә  бөтен  көчне  куябыз.  Беренче  көннәрдән   үк  эш ике  сменада  оештырылды, ашлама,  ягулык-майлау  материаллары    белән  дә  өзеклекләр  юк.   Барлык  техника  эшкә  җигелде,  чәчүдә  катнашучылар  барысы  да  зур  җаваплылык  тоеп  эшлиләр», – дип  сөйли  хуҗалыктагы  эшләр  турында  «Южная» агрофирмасының    генераль   директоры    Ислам Сафиуллин.

Көнбагыш  – югары  керем  китерә  торган  культура, быел  хуҗалыкта    ул   700 гектарда  чәчеләчәк.  Баш агроном  Айрат Әхмәтҗанов  сүзләренә  караганда,  быел  көнбагышның  корыга  чыдам  «Пионер» сортын  сайлаганнар һәм бүген  аны  чәчү  өчен  барлык  шартлар  оптималь санала. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International