Татарстан Президенты Саба районында язгы кыр эшләренең барышын бәяләде

2019 елның 7 мае, сишәмбе

Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  С аба  муниципаль районына  эш  сәфәре  белән килде,  анда  язгы  кыр  эшләренең барышы  белән  танышты  һәм  хуҗалыклар  вәкилләре  белән  очрашты.      Татарстан  Республикасы  Президенты  белән  бергә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов һәм Саба  муниципаль районы  башлыгы Рәис Миңнеханов йөрделәр.
Саба  районында  авыл  хуҗалыгы  җирләре  мәйданы    63,5 мең  га исәпләнә, шул  исәптән  сөрүлек  җирләре   58,3 мең га. Көзге  культуралар  - 7,8 мең  га. Сабан  культураларын     30,4 мең  га  мәйданда  чәчү  планлаштырылган. Бүгенге  көнгә  эшләр  30%ка башкарылган  -   9 мең  гектардан  артык.

«Хуҗалыклар  ягулык-майлау  материаллары  белән  тәэмин  ителде.    Субсидияләр  исәбенә    минераль ашламалар  җитәрлек  сатып  алынды.   Моның  өчен  республика җитәкчелегенә  аерым  рәхмәт», - дип  билгеләп  үтте  район  башлыгы.  

Марат  Әхмәтов Саба  районының  икътисадта  мөһим  урын  алап  торуын  ассызыклады.   Җирле  аграрийлар  АПК тармагына  инновацион  технологияләр  кертүгә  аерым  игътибар  бирәләр.   Министр әйтүенчә,  бүгенгә  төп  бурычларның  берсе  - районның  авыл  хуҗалыгы  техникасы паркын     модернизацияләү.

Терлекчелеккә  килгәндә,     районда  уңай  уүрсәткечләр  күзәтелә.   Эре  мөгезле  терлекләрнең    саны   26,4 мең  баш тәшкил  итә.  Шул  исәптән      8,6 мең  баш  савым  сыеры.    Районда  һәркөнне    170 тоннадан  артык  сөт  савыла.   
2018 енлда  Саба  районында     17 сыер абзарына,   3 машина-трактор  паркына, 4 ындыр  табагы хуҗалыгына һәм  1  яшелчәсаклагычка  капиталь  ремонт  ясалган,  шулай  ук   13 силос-сенаж  траншеясы  төзелгән. 
Очрашу  тәмамлангач,  Рөстәм Миңнеханов  роботлаштырылган  яңа «Шинар» сөтчелек  комплексын  төзүнең  барышы  белән  танышты.     Объект   2,4 мең баш  савым  сыерына  исәптәнгән.     Инвестпроект  3  этапта гамәлгә ашырыла.  Тулысынча  проект куәтенә  эшли  башлагач,    яңа   комплекс һәркөнне   50-60 мең  литрга  кадәр  сөт җитештерәчәк.   Сөтчелек  комплексының  600 башка  исәпләнгән   беренче  чиратын  файдалануга  кертү  бу  елның  җәенә   планлаштырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International