Аграрийларның көндәлек мәшәкатьләре: Арча районында сиптерү агрегатлары парады узды

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

27 апрельдә  Арчада  сиптерү  агрегатлары парады  узды. Район    хуҗалыкларында  чәчүлекләрне  яклау өчен  шундый  39   агрегат исәпләнә,  шулардан  5  - үзйөрешле.    Шуны  әйтергә  кирәк,  быел  Арча  районының «Возрождение» (“Яңарыш”) агрофирмасы” ҖЧҖ һәм   «Ватан» агрофирмасы”  ҖЧҖ Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  ярдәме  белән  үзебездә  эшләнгән  яңа  сиптерү  агрегатлары  алдылар.    

Районның  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  һәм Россельхозцентр белгечләре  составындагы  комиссия һәр техниканың сиптерүгә  әзерлеген, аларның  эшкә    көйләнгән  булуын, тиешле  җайланмалары һәм   индивидуаль яклау  чаралары  булу-булмавын тикшерде. Тикшерү  барышында        комиссия  әгъзалары  механизаторларга  агрегатлар  һәм   химикатлар  белән  эшләү буенча  күрсәтмәләр  бирделәр,  техниканың  үсемлекләрне  яклау  чараларын  башкаруга  әзерлеген  югары  бәяләделәр.  

Бәяләү  күрсәткечләре  буенча  түбәндәгеләр  призлы  урыннарны  алдылар:  

I урынны – «Северный» АХП” ҖЧҖ сиптергече, механизатор Нәбиев Марсель;

II урынны –   «Кызыл Яр» ҖЧҖ сиптергече, механизатор Шәрипов Илдус һәм  «Ак Барс» агрокомплексы”  ҖЧҖ сиптергече, механизатор Хәсәнов Айрат;

III урынны –   «Аю» АФ” ҖЧҖ сиптергечләре, механизатор Насретдинов Надый,   «Заря» АФ”  ҖЧҖ,  механизатор Габидуллин Таһир һәм   «Возрождение» (“Яңарыш”) АФ” ҖЧҖ, механизатор Кәримов Илдус.

Чара  азагында  Арча  районының Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   башлыгы    Ренат Гатиятов техниканы  вакытында  һәм сыйфатлы  әзерләгәннәре  өчен  барысына  да  рәхмәт  белдерде һәм  җиңүчеләргә  дипломнар,  шулай  ук  акчалата  премияләр  тапшырды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International