Рөстәм Миңнеханов Лаеш муниципаль районы хуҗалыкларында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты

2019 елның 7 мае, сишәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  Татарстанның  Лаеш  муниципаль районында  булды.  Аның  белән  бергә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  йөрде.  

Эш сәфәре  кысаларында  Рөстәм Миңнеханов һәм Марат  Әхмәтов район  хуҗалыкларындагы  язгы  кыр  эшләренең  барышы  белән  таныштылар.   Алар    Столбище авылында («Волжская» АФ ҖЧҖ),  Хәерби авылында    («Хәерби» ҖЧҖ),   Урта   Девятово авылында («Урта-Девятово» ҖЧҖ),  Кече Елга авылында («Просто Молоко Агро» ҖЧҖ),  Октябрьнең  25 еллыгы посолыгында   («Волжская» АФ ҖЧҖ) һәм  Нармонка авылында («Нармонка» АФ ҖЧҖ)  булдылар.

  Никольское авылы  янындагы  кырда  Рөстәм Миңнеханов Лаеш  муниципаль районының  хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм җирлек башлыклары белән   очрашты.   Биредә  район предприятиеләре продукциясеннән  зур  булмаган    күргәзмә   оештырылган  иде.  Аероым  алганда,  Рөстәм Миңнехановка  авыл  халкы  өчен  төп  продуктларны  сату   оештырылган   автолавканы  күрсәттеләр.    

Үсемлекчелек  өлкәсендәге  күргәзмәдә  сабан  бодае, солы, арпа,  карабодай, орлыклары, борчакның  төрле  сортлары  («Россельхозцентр» ФДБУенең Лаеш    районара бүлеге)  куелган  иде. Шулай  ук   ТатНИИСХ –   Татарстан АПКсы    селекциясе  яңлыклары  да  бар  иде, болар:    көзге  бодай, көзге  арыш, сабан  бодае һәм башка  авыл  хуҗалыгы   культуралары. «Нармонка» агрофирмасы  чәчәкләр  утыртмаларын, кәбестәнең, томатның   иртә өлгерә  торган  сортларын куйган  иде.     «Егорьев  теплицалары» ҖЧҖ күргәзмәгә   яшел  тәмләткечләр  -  салат, суган, укроп чыгарган.   

Лаеш муниципаль районы  башлыгы   Михаил Афанасьев кыр  эшләренең  график  буенча баруы, өзеклекләрнең  булмавы  турында  сөйләде.  

Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов, Лаеш районының  үз үзенчәлеге  бар,  әмма   эре  компанияләр  - инвесторлар килү  белән  район  сыйфатлы  яңа  дәрәҗәгә  күтәрелде,  дип  билгеләп  үтте.         Марат  Әхмәтов  әйтүенчә,  районда  эре  мөгезле  терлекләрнең  дә  баш  саны  кимемәгән.  

Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  игенчеләрне  бар  куәткә  эшләргә  өндәде: «Хәзер һәр көн кадерле, - диде ул. – Чәчүгә  бөтен  көчне  куярга  кирәк».   Моннан тыш,   Рөстәм Миңнеханов терлекчелек һәм яшелчәчелек тармаклары турында да онытмаска кирәклеген     искә  төшерде,   аларның авыл  кешеләре өчен  мөһим  керем  чыганагы  булуын    ассызыклады. 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International