Аграрийларның көндәлек мәшәкатьләре: Сарман районында язгы кыр эшләрендә катнашучы алдынгы механизаторларны бүләкләделәр

2019 елның 26 апреле, җомга

Аларга  премияләрне  муниципаль район башлыгы   Фәрит Хөснуллин һәм Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы    Альберт Шәрипов  тапшырды.

Бүләкләү  дүрт  номинациядә  башкарылды. Үзебезнең  тракторларда  эшләүчеләр  арасында  беренче  өч  урынны  нөркәйлеләр (“Нөркәй” агрофирмасы” ҖЧҖ)  алды. Беренче  урында  – Флер Гайфетдинов, икенче  урында – Раиф Солтанов, өченче  урында – Фәрит Гарипов. Чит ил  тракторларында  эшләүче  механизаторлар арасында, иң күп күләмдә смена нормаларын  үтәп,      беренче  урынны  “Сарман” агрофирмасы” ҖЧҖеннән  Рәфис Нурмөхәммәтов алды,   икенче  урында - “Нөркәй” агрофирмасы” ҖЧҖеннән  Илдар Хуҗин,  өченче  урында   – “Сарман” агрофирмасы” ҖЧҖеннән  Дамир Гайнуллин. Язгы  культуралар  чәчүдә  беренче  һәм икенче  урыннарны алучылар  арасында    “Сарман” агрофирмасы” ҖЧҖеннән   Илмир Хафизов һәм  Мансур Хафизов бар. Өченче  урында   – “Җәлил” агрофирмасы” ҖЧҖеннән  Илназ Кәлимуллин. “Җәлил” агрофирмасы” ҖЧҖеннән  шикәр  чөгендерен  чәчүдә  катнашкан  механизаторлар    Сирень Байхуҗин һәм Зөфәр Гимадиев беренче  һәм өченче  урыннар  өчен  премияләр  алдылар.  “Сарман” агрофирмасы” ҖЧҖеннән  Рәмдус Фәретдинов    икенче  урынны  алды. 

Чәчү  алдынгылары һәр өч  көн саен  билгеләнә.  Акчалата  премияләр,  смена нормаларыннан  чыгып,  4 меңнән 2  сумга  кадәр  каралган.   Районда  көзге  культураларны    51600 гектар мәйданда  чәчү  планлаштырыла.  Шуннан   15400 гектар  - арпа.  Районда  шулай  ук  шикәр  чөгендерен  чәчү  дәвам  итә.  Бүгенге  көнгә чәчү   2060 гектар җирдә  башкарылган.   Районда  дым  каплатуны  уңышлы  төгәлләделәр һәм  бар  куәткә  чәчү  эшләре  бара.  

Районда билгеләп  үткәнчә,  механизаторлар  арасында  моңа  кадәр дә  эшләгән,  бүген  дә  кырда  эшләүче  тәҗрибәле хезмәтчәннәр бар,  шулай  ук  хезмәт сөючән  яшьләр  дә  бар.  Монда шуны  әйтергә  кирәк,    үз  эшен яратып,  намус  белән  эшләүче кешеләрне күрү  һәм эшләре  өчен  аларны  бүләкләү  аеруча мөһим.      

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International