Марат Әхмәтов: төп чәчү эшләрен 10 майга төгәлләү планлаштырыла

2019 елның 7 мае, сишәмбе

Бүген    Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетында  уздырылган    брифингта  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  язгы  кыр эшләренең  барышы  һәм  авыл  хуҗалыгы  товар  җитештерүчеләренә  дәүләт  ярдәме  турында  сөйләде.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы хәбәр  итүенчә,  Татарстанда  агымдагы  елда  чәчүлек  мәйданы    2,8 млн. га тәшкил итә.  Сабан  чәчүе     1,7 млн. га мәйданда  башкарылган, бөртекле  һәм кузаклы  культуралар   -  1,5 млн. га, техник  культуралар   - 336 мең га, азык  культуралары    1 млн. гектарга  якын  тәшкил  итә. 

Көзге  культуралар  561 мең га мәйданда  чәчелгән (көзге  бодай - 428,6 мең га, көзге  арыш  - 126,9 мең га, тритикале (бодай  һәм арыш гибриды) - 5,3 мең га). «ТР  Президенты  күрсәтмәсе  буенча  2  майдан республикада    ГХ (ЧС)   режимы  кертеде.  Хәзерге  вакытта  күпчелек  хуҗалыкларда  һәлак  булган  көзге  чәчүлекләрне  кабат  чәчү  эшләре  актив  бара», - дип  аңлатты  Марат  Әхмәтов. 

Республиканың  а50 кг-нан  артык  выл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре   тарафыннан  бер гектарга      минераль  ашламалар  тупланган  (узган  елның  шул  датасына   бу  күрсәткеч   47,5 кг/га иде).

«Бүгенгә  сабан  культуралары    900 мең гектар мәйданда,  ягъни  планның    52%ында  чәчелгән, - дип ассызыклады  Марат  Әхмәтов.    – Төп  чәчү  эшләрен  10 майга  төгәлләү  планлаштырыла».

Министр сүзләренә  караганда,  7 майга  бөртекле  сабан  культуралары    604 мең га  мәйданда  чәчелгән. Шикәр  чөгендере  -  52 мең га, майлы  культуралар  -   100 мең га, яшелчәләр  –   420 га, бәрәңге  – 187 га. Орлыклар  белән  тәэмин  ителеш    110%  тәшкил  итә, бу  һәлак  булган  көзге  культураларны  кабат  чәчәргә  дә  җитә.  

“Аксубай, Актаныш, Буа, Чүпрәле, Зәй һәм Нурлат   районнары  игенчеләре  югары  темпларда  эшлиләр  –  аларда  барлык  мәйданның    70%тан  артыгы  чәчелгән, - диде  Марат  Әхмәтов, - республикада  арттка калган  районнар  юк, алдарак бара  торган   районнар  һава  торышына  бәйле  рәвештә       язгы  чәчүгә  башкалдарга  караганда  иртәрәк  чыга  алдылар».

Авыл  хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт  ярдәме  2019 елда    12,8 млрд сум  тәшкил  итә, шул  исәптән   4,1 млрд сум   –   РФ бюджетыннан һәм   8,7 млрд сум  – ТР бюджетыннан. Быел  ярдәмнең  төп   юнәлешләре түбәндәгеләр: үсемлекчелек  өлкәсендә  бәйле  булмаган  ярдәм  күрсәтүгә   – 782,6 млн сум,   минераль  ашламалар  сатып  алуга  – 1,5 млрд сум, техника  сатып  алуга  – 2 млрд сум,   мелиорация  чараларын  уздыруга   – 296 млн сум. Яңа  эш  башлаучы  фермерларга, гаилә  фермаларына  һәм  авыл  хуҗалыгы    кооперативларына  грантлар  бирүгә    1 млрд сум  каралган,  шәхси  ярдәмче хуҗалыкларга  субсидияләргә   – 566 млн сум.

 «Язгы  кыр  эшләренә  төрле статьялар  буенча  бюджеттан     6,2 млрд сум   субсидия  каралган. Акчаларның  күпчелек   өлеше    (5,2 млрд сум) хуҗалыкларга  җиткерелоде инде», - дип  сөйләде  Марат  Әхмәтов. 

 Брифинг азагында  Марат  Әхмәтов   журналистларның  күпсанлы  сорауларына  җаваплар  бирде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International