Марат Әхмәтов Татарстанның Чистай, Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнарында чәчү эшләренең барышын бәяләде

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  язгы  кыр  эшләренең  барышы  белән  танышу  өчен Чистай, Яңа  Чишмә һәм Чирмешән районнарында булды.  

Кырларны  карап чыкканнан  соң,  Марат  Әхмәтов һәр районның  җитәкчеләре,  фермерлары һәм авыл  җирлекләре  башлыклары  белән  очрашты һәм  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә  ярдәм  программаларының  үтәлеше  турында  сөйләде,  аннары  авыл  хуҗалыгы  оешмалары  җитәкчеләренең  һәм белгечләренең  сорауларына  җаваплар  бирде.  

Районнар  башлыклары  кыскача  кыр  эшләренең  барышы  белән  таныштырдылар.  Мәс,  Чистай  районында  көзге  культуралар   16,5 мең  га, мәйданда  чәчелгән,   аларның    48%ы  һәлак  булган,  Яңа  Чишмә  районында  -  17,7 мең гектардан  9,6%ы һәм  Чирмешән районында  14,5 мең  гктардан  52%ы  һәлак  булган.  Алар  урынына  сабан  культуралары  чәчелә.    

Районнарда  язгы  чәчү  яртысыннан  артыграк  төгәлләнгән.  Арпа, солы, бодай һәм рапс Чистай  районында     37,7 мең  гектарда  чәчелгән, Яңа  Чишмәдә   -  23,1 мең га һәм Чирмешән районында -  23,7 мең га.   Кукуруз, көнбагыш һәм башка  соң  чәчелә  торган  культураларны  да  чәчә  башлаганнар.  

Марат  Әхмәтов  районнарда  язгы  чәчү  эшләренең  оештырылуын  уңай  бәяләде һәм  сабан  культураларын  чәчүне  мөмкин кадәр  кыска срокларда  төгәлләү  кирәклегенә  игътибар  юнәлтте.  Техникадан  тулы  көчкә  файдалануны  тәэмин  итү  өчен  эшне  2  сменада   оештыруның нәтиҗәле булуын  искәртте.     Министр шулай  ук  техника һәм  энергия  куәте  белән  тәэмин  ителешне  арттыру максатларында  районнарда     машина-трактор паркларын  яңартуны  көчәйтергә  тәкъдим  итте.  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International