Татарстанда көзге культуралар вәзгыятенә бәйле рәвештә гадәттән тыш хәл режимы кертелде

2019 елның 3 мае, җомга

Татарстанда  көзге  культуралар  вәзгыятенә  бәйле  рәвештә  гадәттән  тыш  хәл   режимы  кертелде. Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  2 майда  тиешле  күрсәтмәгә  кул  куйды.  

Документта  болай  дип  әйтелә,  федераль һәм республика законнары  нигезендә  гадәттән  тыш  хәл    режимы    «имин булмаган  һава  торышы  аркасында  көзге  авыл  хуҗалыгы  культураларының  һәлак  булуы нәтиҗәсендә  барлыкка  килгән  азык-төлек  иминлегенә  куркыныч  янауны  бетерү   максатларында кертелә».

Әлеге режим республиканың    43 муниципаль  районы  территориясендә  аерым  күрсәтмә  бирелгәнчегә  кадәр  кертелде.    Районнар  башлыклары һәм Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  җитәкчелеге  гадәттән  тыш  хәл нәтиҗәләрен  бетерү  буенча  чаралар  күрергә  тиеш.    

Искәртеп узабыз, Татарстанда  көзге  культуралар     120 мең  гектардан  артык  мәйданда  һәлак  булган, гомумән алганда,   чәчүлекләрнең  яртысыннан  артыгы  җитди  зыян  күргән.  Моннан  килгән акчалата  зыян  күләме     1,5 млрд сум  тәшкил  итә. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International