Хезмәткәрләрнең эшен тиешле дәрәҗәдә оештыру һәм аларны кызыксындыру чәчү барышына җитди тәэсир итә. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шуңа игътибар юнәлтте.
Май башына Татарстанда авыл хуҗалыгы культураларын яфрактан тукландыру һәм кырларда яклау чараларын күрү өчен билгеләнгән 132 эретмә узелы төзелде һәм куллануга тапшырылды. Майда тагын 29 стационар эретмә узелын куллануга тапшыру планлаштырыла.
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Алексеевск районында булды.
Бүген иртәнге якта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа Чишмә районына килде. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөрде.
Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек вәзгыятенә бәйле мониторинг буенча оператив штабның чираттагы утырышын үткәрде. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков катнашты.
Май җитте, көннәр җылытты, нихаять, кояш кыздыра башлады, димәк, бәрәңге утыртырга да вакыт җиткән. Бәрәңге утырту өчен технология буенча җир 8-10 гралуска кадәр җылынырга тиеш. Халык сынамышлары буенча - бу каен чәчәккә бөреләнә башлаган вакыт. Берәр атнага соңга калсаң да, зыян түгел, чөнки бәрәңге җылы туфракны ярата.
Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясенә һәм азык-төлеккә бәйле вәзгыять мониторингы буенча Оператив штабның чираттагы утырышын уздырды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков катнашты.
Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районында булды. Аның белән Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Бөгелмә районында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Аның белән бергә район башлыгы Линар Закиров йөрде.
Чәчү кампаниясенең барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.