Марат Җәббаров Бөгелмә районында язгы кыр эшләренең барышын һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәнлеген тикшерде

2020 елның 4 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Бөгелмә районында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Аның белән бергә район башлыгы Линар Закиров йөрде.

Башта Наратлы авыл җилегендә игенчеләр һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре хезмәткәрләре белән очрашу узды.

Бөгелмә районында чәүлек җирләренең гомуми мәйданы 53 846 гектар тәшкил итә. Көзге культураларны тукландыру тәмамланган, яфрактан тукландыруга тотынганнар. Күпьеллык үләннәрне, көзге культураларны, пар җирләрен һәм туңга сөрелгән җирләрне тырмалау тәмамланган. Бүгенге көнгә 12 мең гектардан артык мәйдан чәчелгән. Бу – планнан 33 процент. Тәүлеккә 3000 гектар чәчелсә, иртә өлгерә торган сабан культураларын чәчүне 18 майга төгәлләү планлаштырыла.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы хуҗалыклар эшенә уңай бәя бирде: «Аграрийларның кәефе яхшы. Барлык предприятиеләрдә диярлек чәчү эшләре бара. Ашламалар, орлыклар, теүника бар, тиешле барлык субсидияләр хуҗалыкларга җиткерелде. Районда яңгырлар булды, дым җитәрлек. Гомумән, Бөгелмә районында эш яхшы дәрәҗәдә оештырылган».

Наратлы авыл җирлегендә «Северная Нива Татарстан» ҖЧҖенең сөтчелек комплексын төзү барышы белән танышты. Агрохолдингның генераль директоры Штефан Дюрр гамәлгә ашырылучы проект турында сөйләде. Бу – планлаштырылган өч сөтчелек комплексыннан 3 550 баш савым сыеры һәм 5 100 баш яшь терлек өчен билгеләнгән беренче комплекс.

Каты асфальт өслек белән 3500 метр керү юллары, төзелгән, 2,5 километр озынлыкта электр линияләре сузылган инде. Яшь терлекләр тоту өчен мәйданчыкның 90%ында, сыерлар саву блогы нигезенең 50%ында һәм комплкс территориясендәге юлларның 20%ында бетон җәелгән. 4 артезиан скважинасын бораулау проекты үтәлгән. 200 гектар мәйданда 806 башмак тана өчен вакытлыча мәйданчык урнаштырганнар, биредә аларны ашаталар, җылы су эчерләр һәм җилдән яклау чараларын күрәләр. Ел азагына 792 баш бозау көтәләр.

Моннан тыш, инвестор тарафыннан күпчелек мәйданда коры һәм сусыл азык культуралары чәчелгән. Машина-трактор паркы шактый яңартылган. Чит илдән 83 төр авыл хуҗалыгы техникасы кайтарылган.

Эш сәфәренең азагында Марат Җәббаров «ВИВИД» эшкәртү сәнәгате предприятиесе эшчәнлеге белән танышты. Предприятие рафинадланмаган майлар һәм аларның фракцияләрен җитештерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү белән шөгыльләнә. Бүгенге көнгә тәүлеккә 220 тонна җимал эшкәртелә, тәүлеккә 86 тонна продукция әзерләнә.

Заводта 58 кеше эшли, алар Чехия Республикасының «Farmet» җайланмасында эшлиләр. Төп чимал бирүчеләр – Татарстан һәм Башкортостан, Оренбург өлкәсе авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре. Әзер продукцияне «Магнит», «Пятерочка» һәм «Изобилие» сәүдә челтәрләрендә табарга мөмкин.

«Бу – грандиоз планнар белән, шактый эре предприятие. Хәзерге вакытта предприятие җитәкчелеге белән бергә экспорт буенча эшне – җитештерүне киңәйтүне өйрәнәбез. Май җитештерү буенча яңа линия төзү планлаштырыла, бу җитештерүне тәүлеккә 500 тоннага кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк», – дип, нәтиҗә ясады Марат ЗҖәббаров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International