Республика җитәкчелеге Яңа Чишмә районында булды

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Бүген иртәнге якта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа Чишмә районына килде. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөрде.  

Башта республика җитәкчелеге Шахмай авылы янәшәсендә “Агро-Основа”  ҖЧҖ механизаторлары белән очрашты. Җитештерү базасында ТР Президентына SGR50 ашлык киптерү комплексы хакында сөйләделәр. Заманча җайланма «Авыл хуҗалыгы җитештерүен техник һәм технологик яктан яңарту» программасы буенча (60х40) сатып алынган. Ул СмартГрейн ҖЧҖендә (Краснодар шәһәре) эшләнгән.   

Моннан тыш Рөстәм Миңнеханов Яңа Чишмә районы хуҗалыклары җитәкчеләре һәм инвесторлар белән очрашты. Чәчү кампаниясенең барышы белән район башлыгы Вячеслав Козлов таныштырды. Аның сүзләренчә, районда быелгы ел уңышына бер гектарга 31,7 килограммга якын минераль ашлама тупланган (республика буенча  уртача 61,2 кг), 12,4 мең гектар мәйданда (100%) – уҗымнар, 10 мең гектарда (75%) күпьеллык үләннәр тукландырылган.

Яңа Чишмә районы кырларында күпьеллык үләннәр, туңга сөрелгән һәм пар җирләре тырмаланган. Бөртекле культуралар 37911 гектар мәйданда (планның 77 проценты) чәчелгән, шул исәптән бөртекле язгы культуралар - 23411 га, бодай – 7200 га, арпа – 12200 га, солы – 3000 га. Орлыклар белән тәэмин ителеш 8,5 мең тонна, яки 101 процент тәшкил итә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров хәбәр итүенчә, бүгенгә республикада барлык мәйданның 81%ы чәчелгән. Берничә районда чәчү тәмамланган, шул исәптән Зәй районында, Тәтеш, Буа районнары бетереп килә, диде Марат Җәббаров.

Чәчү эшләре оешкан төстә бара. Быел яңгырлар да вакытында ява, бу шулай ук чәчүгә дә ярдәм итә. Уҗымнар әйбәт хәлдә, дип хәбәр итте министр. «Хәзер иң мөһиме - булган уңышны үстерү, үсемлекләрне яклау чаралары белән тукландыру эшләре дә бара. Бүген республикада эретмә узеллары актив төзелә. Бу эшнең нәтиҗәле икәнен барысы да аңлады. Хәзер терлек азыгы әзерләү чоры башлана, алда шулай ук мөһим бурыч тора – азык безнең өчен бик мөһим, чөнки Татарстан – терлекчелек алга киткән республика. Киләсе атнада без терлек азыгы әзерләү техникасын карау өчен районнарга чыгуны планлаштырабыз», - дип сөйләде Марат Җәббаров.    

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International