Марат Җәббаров Алексеевск районында кыр эшләренең барышы һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эшчәнлеге белән танышты

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Алексеевск районында булды.  

Район башлыгы Сергей Демидов белән бергә министр кырлар торышын карап чыкты, чәчүнең ничек оештырылуын бәяләде, шулай ук берничә хуҗалыкта һәм терлекчелек комплексында булды. 

Аның беренче тукталышы «Северное» ВЗП булды, биредә кукуруз чәчәләр иде. Предприятие вәкилләре белән аралашканда Марат Җәббаров кыр эшләренә яшь кадрлар җәлеп итәргә кирәклеген билгеләп үтте. Шунда ук ул хуҗалык алдынгыларының берсен - чәчүдә югары нәтиҗәләр күрсәткән Әлфир Әхмәтвәлиевны бүләкләде.  

Крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Николай Козин белән очрашуда Марат Җәббаров үсемлекчелек торышы һәм эш процессының оештырылуы турында кызыксынды.  

«Бүз чәчүне 27 апрельдә үк төгәлләдек инде. Шытымнар бик тигез. Бер-ике атнадан соң кырларны чүп үләннәргә каршы эшкәртүне планлаштырабыз, ә аңа кадәр ашламалар кертергә җыенабыз. Шулай ук быел без берничә сорт көнбагыш чәчтек. Ел йомгаклары буенча карарбыз: кайсы гибрид отышлырак була, алга таба шунысын чәчәчәкбез», - дип сөйләде фермер.

«Алга» колхозында министр 800 баш сыерга исәпләнгән заманча терлекчелек комплексын карады. Биредә савымны арттыруга курс алганнар.     

Моннан тыш, министр «НП Алексеевское» терлекчелек комплексында булды, биредә «Южное» ВЗП һәм «Родина» колхозының бодай кырларын карады. Шунда ук Алексеевск фермерларының һәм товар җитештерүчеләренең продукция күргәзмәсе оештырылган иде.  

Район кулланучылар җәмгыяте (РайПО) рәисе Илнур Хәйбуллин социаль икмәк сату турында сөйләде. Ә Алексееевск районы фермеры Кадәрия Лотфуллина «КФХ базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасында катнашырга теләге булуы турында сөйләде.   

«Эдем» предприятиесендә делегация җитештерү куәтләре белән танышты, шулай ук «Оазис» кибетендә булды, биредә товар җитештерүчесенең продукциясе киң ассортиментта сатыла.    

Районга сәфәре кысаларында министр чәчүдә үзләрен күрсәткән иң яхшы механизаторларны акчалата сертификатлар белән бүләкләде. Болар - Виктор Иванов («Восток-Зернопродукт»), Әнәс Мөхәммәтҗанов («Алга» колхозы), Илнур Шәфигуллин («Родина» колхозы), Илшат Гимадеев («Биләр» ВЗП) һәм Николай Иванов («Родина» колхозы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International