Галимнәр тәкъдим итә: бәрәңге утыртабыз

2020 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Май җитте, көннәр җылытты, нихаять, кояш кыздыра башлады, димәк, бәрәңге утыртырга да вакыт җиткән. Бәрәңге утырту өчен технология буенча җир 8-10 гралуска кадәр җылынырга тиеш. Халык сынамышлары буенча - бу каен чәчәккә бөреләнә башлаган вакыт. Берәр атнага соңга калсаң да, зыян түгел, чөнки бәрәңге җылы туфракны ярата.

«Икенче икмәк» – бер дә туйдырмый торган бердәнбер ризыктыр, мөгаен. Аннан 2000ләп төрле ризык әзерләп була, дип әйтәләр. Әмма ничек соң мул уңышка ирешеп була?

Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының әйдәүче фәнни хезмәткәре, биология фәннәре кандидаты Зенон Сташевский бәрәңге плантацияләреннән югары уңыш алуның төп шартларын атый. Болар, беренчедән, уңай һава шартлары, икенчедән, технологик факторлар – туфрак һәм аны әзерләү, сортлы орлыклар, үскәндә аларны чүп үләннәрдән, корткычлардан һәм авырулардан яклау, аларны дөрес саклау.

Һава торышы чытыклыкларыннан без котыла алмыйбыз. Эссе булганда, бәрәңгегә су сибә алабыз әле, ә тоташ яңгырлардан һәм боз сугудан сакланып кала алмыйбыз. Ә моның өчен без туфракны дөрес әзерли алабыз: ул уңдырышлы һәм яхшы казылган булырга тиеш. Утырта торган бәрәңге орлыклары алдан кояшлы һавада җылытылган булырга тиеш. Андый орлыклар яшелләнә, аларда вак бөреләр барлыкка килә.

Әгәр бәрәңгене көрәк белән утыртсаң, рәтләрне бер-берсеннән 60-70 см ара калдырып ясарга кирәк. Аларны бер көрәк тирәнлегендә, күзләрен өскә каратып утырталар.

Зенон Кортни, Регги, Самба, Зумба, Танго кебек сортлар тәкъдим итә. Ред, Скарлетт, Винета, Зекура, Удача, Роко сортларын да яратучылар күп. Һәр сортның үз характеристикасы бар. Берәүләргә югары крахмаллы, ярмалы бәрәңгеләр ошый, башкаларга – матур, түгәрәк, кечкенә күзле бәрәңге, аларны чистартырга җайлы, өченче берәүләргә – ак тышчалы, дүртенчеләргә – кызыл... Аларның барысын да Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының Лаеш районы Олы Кабан авылы базасында селекционерлардан алырга мөмкин, тел.: (843)277-51-04, 89173954758.

Бәрәңгене утырту – ул әле “икенче икмәк” уңышын булдыруның ярты юлы гына. Аны ничек булдырырга – бусы инде аерым статья. Әлегә бәрәңге орлыкларын колорадо кортына каршы эшкәртергә тәкъдим итәбез. Бакча үзәкләрендә препаратлар җитәрлек. Престиж һәм Актара кебек сыналганнарын кулланырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International